ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Балтач районында янгында 3, 9 һәм 15 яшьлек өч бала һәлак булган

0

Бүген кич белән Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында янгында 3, 9 һәм 15 яшьлек өч бала һәлак булган. Бу турыда Башинформ хәбәр итте.

Аларның мәетләрен бер катлы агач йорт хәрабәләрен актарганда тапканнар.

Ачыкланганча, 15 яшьлек үсмер өйнең алгы бүлмәсендә, 9 яшьлек малай ванна бүлмәсендә, 3 яшьлек кече малайның мәете йокы бүлмәсендә табыла.

Тикшерү эшләре бара.

«Башинформ» белешмәсе буенча, гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә, янгын чыккан чакта 11 яшьлек тагын бер бала һәм әниләре өйдә булмаган.