ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда коточкыч авария: 3 яшьлек кыз үлә, 9 яшьлек малай һәм әтиләре авыр хәлдә

0

8 июньдә кич белән Югары Ослан районында Савино авылы янында М7 трассасында коточкыч авария була. Биредә Nissan Serena минивэны зур тизлектә барган килеш алдагы Ivecо фурасына бәрелә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Nissan пассажиры – бала урында ук үлә, йөртүче ир-атны һәм бер баланы хастаханәгә алып китәләр.

Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, урынга Югары Ослан районы прокуроры вазифаларын башкаручы Алсу Данилова килгән.

Прокуратура әлеге фаҗига урыныннан видео күрсәтте.

Соңрак «Татар-информ» ачыклаганча, 34 яшьлек ир-ат машинада балалары белән бара, әниләре алар белән булмый. 3 яшьлек кыз урында ук үлә, 9 яшьлек уллары һәм әти кеәе үзе бик авыр хәлдә, алар хастаханәдә, диелә