«Мисс» титулын яулаган кыз туе алдыннан һәлак булган
2024 елда «Мисс Эквадор» титулын яулаган 28 яшьлек кыз туе алдыннан үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Мария Лорене Аргуэлло мартта 28 яшьлек туган көнен бәйрәм иткән булган. Үлем сәбәбе хәбәр ителми.
Мәрхүмә кыз «Мисс Вселенная» бәйгесендә катнашып, ярымфиналга чыккан.
Мария Лорена Аргуэлло гомерендә яңа этапка – туйга әзерләнә. Былтыр ул «хирургия» белгечлеге буенча медицина факультетын тәмамлаган. Волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
«Ул – бик яхшы кыз һәм үрнәк апа иде», – ди туганнары.