ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Азнакайда әдәбият көннәре: «Бездә иң матур тел, иң затлы һәйкәлләр... Шулай яшәп ятабыз»

0

Алты Тукай премиясе лауреатыннан – Марсель Галиев, Рабит Батулла, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Газинур Морат, Мансур Гыйләҗевтан һәм шулай ук, Шәмсия Җиһангирова белән Рәдиф Сәгъдидән торган дәрәҗәле зур делегацияне Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм җитәкләде. Чаллыдан Факил Сафин җитәкләгән делегация һәм Әлмәттән Равил Сабыр җитәкләгән делегация дә кушылды. Шулай итеп татар әдәбиятының алдынгы вәкилләреннән торган зур төркем Азнакай җиренең кунагы булды.

Азнакайда Татар әдәбияты көннәренең нигезендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев музей-лабораториясе ачылу ята һәм көн герое Марсель Баянович үзе иде.

«Без республикада беренчеләрдән булып Гаилә бакчасында гаиләгә һәйкәл төзеп куйдык. Затлы итеп эшләнде. Сөембикә урамында Анага һәйкәл куйдык. Казанда юк, монда – бар. Азнакайда иң матур татар теле, әдәби тел, бай тел, кайбер үз сүзләребез бар инде, тутырып, матур итеп әйтә торган сүзләребез дә бар. Шулай яшәп ятабыз», – дип мактанып һәм горурланып сөйләделәр Азнакайда 2 көн дәвамында...

Программа:

  • Язучылар белән мәктәпләрдә очрашулар.
  • «Җырларымда гомер агышы» – шагыйрә Галия Сәетшинаны искә алу кичәсе.
  • Язучыларның районда эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм китап укучылар белән очрашуы.
  • «Марсель Галиевның иҗат лабораториясе» музеен ачу.
  • Язучылар, шулай ук, шәһәр паркындагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Илдус Гыйләҗев каберенә дә чәчәкләр салып, каләмдәшләре рухына баш иделәр.
  • Программага кермәсә дә, язучылар Сөембикә урамында һәм ЗАГС янындагы Гаилә паркында булып, алардагы һәйкәлләр һәм арт-объектларга сокланып уздылар.

Программада Чатыртауга сәяхәт һәм Актүбәнең ат спорты мәктәбенә сәфәр дә каралган иде, әмма һава торышы, һәм, чаралар озак барып язучыларның аруы кебек җитди сәбәпләр аркасында, алары булмый калды.

ххх

Әдәбият көннәре һәм язучылар белән очрашу дигәндә, язучының укучысы белән очрашуы күз алдына килә. Укучы (мәктәп укучысы да, китап укучы да) язучы чыгышыннан ниндидер кызыклы мәгълүмат ишетә, аның белән очрашу нәтиҗәсе буларак китапка кызыксынуы арта, язучы да, аралашу нәтиҗәсендә, үзе өчен язарга азык булырлык ниндидер кызыклы мәгълүмат алып китсә, бөтенләй әйбәт була инде.

Дөрес, укытучылар һәм китапханәчеләр кайбер очракларда (мөгаен, күп очрактадыр) язучыны вип-тамашачы итеп кабул итә башлады. Язучы килгән төшкә балалар шигырьләрне сәнгатьле сөйләргә өйрәнеп куялар, җырлыйлар, бииләр, кыскасы, язучы җан җылысы белән әзерләнгән матур концерт карап кайтып китә. Шулай итеп, баланс сакланмаган очракта, яхшы нияттән әзерләнгән чыгышлар язучыга укучысы белән аралашырга дигән вакытны ала. Бу да әйбәт, әмма бу концертның очрашу вакытын тутыруы бераз уңайсызлык тудыра. Вакытны озайтыр идең дә, тамашачы да арый, өлкән яшьтәге язучы булса, ул да арый.

Моннан аяныч нәтиҗәгә килеп төртеләбез – халыкка (өлкәннәргә дә, балаларга да) язучы сүзе кирәкми башлады кебек күренә. Кайбер очрашуларда игътибар итә башладым: мәктәпләргә һәм китапханәләргә язучы янәшәсендә үзләрен (укучыларны һәм укытучыларны) күрсәтү әһәмиятле була бара. Әлбәттә, бу да – гаять әһәмиятле, язучы белән фотога төшәргә дә, аның шигырен ятлап үзенә сөйләргә теләүче дә булмаса, начар булыр иде, ә укучы бала һәм укытучы үзен язучы янәшәсендә күрергә тели һәм моның белән горурлана икән – бу яхшы бит инде. Дөресме? Монысы гомуми күзәтүләрем иде.

ххх

Язучыларны ике төркемгә бүлеп, Азнакай гимназиясенә һәм Урманай мәктәбенә алып киттеләр. Азнакайда яшьрәкләр – Газинур Морат, Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди һәм Дания Нәгыйм калды. Өлкән әдипләр – Марсель Галиев, Рабит Батулла, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Шәмсия Җиһангирова һәм, аларга кушылып, мин – Урманайга юл тоттык.

Бу мәктәпкә 20 елдан артык язучы аягы басмаган, ди. Бу бит – тере язучы күрмичә бер буын үсеп җиткән, дигән сүз.

Урманай – Азнакай районының бер гасырлык тарихы булган мәктәбе. Мәктәп диварларында эленеп торган «Гасыр сәгате» яңа гасыр сәхифәләрен саный башлаган. Быел мәктәптә 42 бала укый. Киләсе елга бераз күбрәк булыр кебек, чөнки 1 нче класска керәчәкләр, ә быел 11 нче класс юк, димәк, кимеми. Әле быел күрше Победа бистәсе балалары да вакытлыча биредә укый икән, чөнки үз мәктәпләрендә ремонт бара. Шулай итеп, әлегә мәктәп гөрләп тора.

Мәктәп шушы авылда язучы Гариф Галиев (1903-1985) туып үскәнлеге белән горурлана. Бер делегация булып килгән язучыларны да Гариф агага бәйле истәлекләр белән таныштырдылар.

Урманай мәктәбе директоры Гөлшат Хәйбуллина: Мәктәбебез 100 еллык юбилеен үткәрде. Гариф Галиевның 100 еллыгын үткәргәндә күп язучылар килгән иде. Шуннан соң 22 ел үтеп киткән. Язучылар белән очрашуга сусадык. Сезнең белән очрашуга без бик шат. Урманайны якын итеп килүегез өчен рәхмәт сезгә, – диде.

«Безнең укучыларыбызга язучылар белән аралашу җитми, чөнки сез – әдәбият яраткан укучыга сүзнең асылын, аның мәгънәсен, кирәклеген аңлатучы затлар. Укытучы ул – укытучы булып кала, ә язучылар алар – бөтенләй башка дөнья кешеләре», – диде кичәне алып баручы татар теле укытучысы Эльвира Ихсанова.

Язучыларның һәммәсенә сүз бирелде, аларның кайсы Урманай мәктәбенең төп әдәби герое Гариф Галиевны искә алды, кайсысы «Азнакайда әдәбият көннәре»нең төп герое Марсель Галиевка кагылышлы истәлекләр белән уртаклашты.

Кайбер чыгышлардан өзекләр:

Марсель Галиев: Гариф ага бик ягымлы кеше иде... Минем мәктәпләргә соңгы елларда бик кергәнем юк иде, чөнки үз балачагым искә төшә башлый. Без, укыганда, телевизор да юк иде, ярлылык көчле иде, ләкин, миңа калса, ул матур тормыш иде...

Сезнең каршыда, дистәләгән китаплар чыгарган кеше буларак, дөресен әйтергә кирәк, яшьлекне сагынып басып торам. Хәзер шигырьләр язмыйм, прозаны да сирәк язам. Батулла кебек йөзләгән том юк. Ләкин 6 том чыкты...

Рабит Батулла: Батулланың 100 томына тора, диген...

Марсель Галиев: Тагын 4 томлык әйбер язылган. 10 том була инде, саный китсәң. Ләкин хәзер аларны чыгаруы бик авыр...

Рабит Батулла: Гариф Галиев – миңа Язучылар берлегенә керергә тәкъдимнамә язган кеше. Без дус идек. Гаҗәп миһербанлы, олы җанлы, мәкерсез кеше иде, юмарт иде. Икенче Галиев та (Марсель Галиевка ишарәләп) шундый – чөнки бер нәсел исемен йөртәләр. Марсель Галиев – күпкырлы талант иясе. Ул рәссам да, фотограф та. Чатыртауны да, Тянь-Шань тауларын да төшерә. Без агач тамырын гына күрсәк, ул шушы тамырдан кеше сурәте күрә ала. Бу – олы рәссам. Мин өлкәнрәк булсам да, аны «остазым» дим, чөнки аның теле сокландыра мине. Аның теле – үрнәк. Аның прозасына да шигырь сеңгән. Менә нинди кеше тәрбияләгәнсез сез Азнакайда!

Нәбирә Гыйматдинова: Мин Марсельнең йөрешен ханнар йөрешенә охшатам. Ул әкрен генә атлап йөреп, һәр адымы белән нәрсәдер әйтә кебек. Аның нәрсәдер алганда яки биргәндә кулларының нәзәкатьлелеге! Аның сөйләм теле! Без аның Казан дөньясын беләбез, монда кайтуыбыз – аның Азнакай дөньясын күреп китү иде.

Үзем турында сөйләп тормыйм. Иң матур районнар – А хәрефеннән башланган районнар: Азнакай, Актаныш, Аксубай... Мин Аксубай районыннан...

Вахит Имамов: Безнең татар әдәбиятында Марсель Галиев кебек татар телен камил белә торган язучы юк та бугай. «Мәче баласы су тамчысы кебек кенә агачтан йөгереп төште», – дип яза. Шуны язу өчен генә дә күпме фантазия кирәк! 80 нче елларда укыган бу җөмләне бүген дә оныта алмыйм. Андый камиллеккә ирешү өчен туган телне өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

Шәмсия Җиһангирова: Без Марсель Галиев белән бер төркемдә укыдык. Безгә кызлар блогында бүлмәләр җитмәгәч, егетләр блогына урнаштырдылар, һәм Марсельләр безнең бүлмәгә ишек тибеп кенә керәләр иде. Берзаман безнең ишекне кыюсыз гына шакыдылар. Ачсам – Марсель тора. «Слушай, безнең бүген егетләр белән бәхәс китте. «Иң матур фигура кемдә?» дип бәхәсләштек, һәм ул син булып чыктың. Аннары «иң матур аяклар» дип сайладык – тагын син булып чыктың. «Иң матур тешләр» – тагын син...» Мин инде аптырый башладым: «Нәрсәгә булыр бу», – дим. Бөтен әгъзаларны санады инде... «Минем юасы 4-5 күлмәк бар иде», – ди. «Юып бирмәссеңме икән», – ди. Югыйсә, күрше бүлмәдә йөргән кызы Динә дә яшәп ята. Шулкадәр мактагач «юмыйм» диялмим бит инде. Күлмәкләрне юып бирдем. 1-2 атнадан тагын әкрен генә ишекне шакыйлар. Ачсам – Марсель басып тора. «Теге өлешен сөйләп торма, күлмәкләреңне генә керт», – дидем.

Азнакай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев: Сезгә олуг рәхмәтләремне җиткерәм. Мин – шушы район егете. 70 нче елларда безнең Тымытык мәктәбенә язучылар килгән иде. 50 елдан артык вакыт узса да, бу вакыйга күңелемдә саклана. Залдагы балалар, бәлки, аңлап та бетермиләрдер нинди тарихи вакыйга барганын. Сез әле, еллар узгач, мәктәпкә шундый-шундый язучылар килгәннәр иде, дип искә алырсыз. Бүген тарихи вакыйга булды. Минем моңа күңелем булып утырдым. Сез әйткән һәр сүз файдалы дару булып күңелгә кереп утырды.

Эльвира Таһировна (Урманай мәктәбенең татар теле укытучысы) дөрес әйтте: мондый очрашулар күбрәк кирәк. Халык арасына күбрәк чыгарга кирәк. Миңа калса, бу очрашуның беренче төп максаты – язучыларыбызны күрү һәм аларның матур фикерләрен тыңлау булса, икенчедән, үзебезнең Гариф абыебызны (язучы Гариф Галиев) искә алу да булды. Ул безгә олы бер алтын багана булып тора. Без килгән кунаклар өчен түгел, ел саен, үзебез өчен, Гариф абыйны искә алып, мәдәни-мәгърифәти чара үткәрәбез. Аның кыйммәте дә шунда. Мондый чаралар киләчәктә дә күбрәк булсын иде. Шушы кичәне әзерләгән һәм алып барган Эльвира Таһировнага гына игътибар итегез әле – ул талантлы балаларны республика гына түгел, Россия күләмендә танытып дөньяга чыгарган олпат укытучы. Ул – күпкырлы шәхес. Бу мәктәптә, директор Гөлшат Хәйбуллинадан башлап, барысы да – милләтпәрвәр укытучылар. Бер бөтен булып, шигъри җанлы булып яшәргә язсын.

Азнакай районында бүгенге көндә 300дән артык бала гына каләм тибрәтә. Шигъри җанлы бала, каләм тибрәткән бала бервакытта да күгәргән күңелле була алмый. Аның күңеле чиста була. Безнең – укытучыларның, әти-әниләрнең төп вазифасы – балаларны чиста күңелле итеп тәрбияләү. Һәр чорның матурлыгын күрә белеп яшик.

Әйе, матур кичә булды Урманайда. Язучыларның чыгышлары балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Аннары, барыбыз бергә җыелып, Гариф Галиев музеена кердек. Музейда уникаль экспонатларның берсе – Гадел Кутуйның үз кулы белән язып Гариф Галиевка бүләк иткән фотосын күрдек. «Шушы фото гына булса да бу музейның кыйммәте чиксез булыр иде», – дип бәяләде аны язучылар.

ххх

Мәктәптән соң район китапханәсенә юл алдык. Биредә һәвәскәр шагыйрә, популяр җырлар авторы Галия Сәетшинаны искә алу кичәсе икән. Бер төркем язучылар белән китапханә залының иң алгы рәтенә тезелеп утырдык. Монда язучылар чын-чынлап тамашачы ролендә калды. Ягъни, Азнакайның китап сөючеләре һәм алты Тукай премиясе лауреаты, әле лауреат булып өлгермәгән профессиональ язучылар Галия Сәетшинаны искә алды, балаларының истәлекләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады.

Китап сөючеләр белән тагын бер очрашу, дөресрәге, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе белән очрашу икенче көнне Мәдәни үзәктә планлаштырылган иде. Монысы инде киңрәк форматта – Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре җитәкчеләре һәм әгъзалары килгән, шулай ук, «Казан утлары» журналы вәкилләре дә катнашкан зур тамаша иде.

«Казанда Язучылар берлеге булган кебек, Азнакайда «Гөлстан» һәвәскәр язучылар берлеге бар. Аның җитәкчесе – Гөлчәчәк Садретдинова. 64 мең халкы булган бәләкәй генә Азнакайда 300дән артык бала каләм тибрәтә. Миңа аларның бу эшчәнлеге ошый. Балаларны «Гөлстан» берлегенә чакырып, аларның әсәрләрен тыңлап, киңәшләшеп, бәхәсләшеп хезмәт итеп яталар», – дип таныштырды Дамир Гыйләҗев.

Ә бәлки, 2 көнлек «Әдәбият көннәре»ндә язучылардан тамашачы гына ясамыйча, киресенчә, алардан мастер-класслар алып файдаланырга кирәк булгандыр. Әйтик, китапханәдәге бер сәгать вакыт эчендә «Гөлстан» әгъзалары язучылар белән бүленеп-бүленеп очрашып, иҗаты буенча һәрберсе индивидуаль киңәш ала алыр иде. Татар әдәбияты өчен нәтиҗәлерәк очрашулар булыр иде, диюем.

Ике көнлек Татар әдәбияты көннәре Марсель Галиевның иҗат лабораториясе музеен ачу белән тәмамланды, һәм язучылар Казанга юл алды. Ә Азнакайлар Чатыр тау җыенына әзерләнә башлагандыр инде. Тагын кунаклар кайтачак…