ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Фирдүс Тямаевның хатыны: «Зарланырга яратмыйм. Түзәрлек, яшәп була»

0

Фирдүс Тямаев машинада барганда хатыны Резедә Әхмәтвәлиева белән әңгәмә корганын видеога төшергән һәм социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.

Артист хатыны булу җиңел түгел ул. Авыр бит, әйеме? Ир кеше гел юлда, гел өйдә булмагач...

– Нәрсә дип әйтим? Зарланырга яратмыйм. Түзәрлек, яшәп була. Әлбәттә, авыр. Балалар булмаганда ул яшәргә җиңелрәктер. Хатын – үз эшендә, ир – үзенекендә. Ә балалар белән аз гына авыррак, әмма түзеп була. Артист булмаса бит инде, менә вахталарга китеп эшләүчеләр бар, алар да 1-2 ай читтә эшли. Нишлисең…

Бөтен рәхәт бергә килми, шулаймы? Нәрсәдер әйбәт булсын өчен, нәрсәдәндер баш тартырга кирәк.

– Дөньяда тотрыклылык булмагач, авыррак. Эш булганда эшлим, дисең. Гел эшләп торгач, сәламәтлек бетә. Тагын авыр адәм баласына.

Шулай шул. Әле мин гастрольдән кайткач та тик кенә өйдә утырмыйм.

– Артист кеше гастрольдән эмоцияләр белән кайта. Әле аның белән берничә көн яши.

Синең Резедәң зирәк, дип язалар миңа. Мин җүләр булып чыктым. Син генә акыллы инде. Барысы да шулай яза.

– Мине мактап язгач, син начар дигән сүз түгел бит ул. Син минем турында сөйләгәч, минем хакта язганнар. Аллаһның рәхмәте булсын! Син дә зирәк инде, матурым.