Нейропсихолог: «Хәзер балаларда баш миенең уң һәм сул ярымшарлары арасында элемтә начар»
Нәрсә ул нейропсихология, ул психологиянең башка юнәлешләреннән нәрсә белән аерыла?
Нэля Хәйруллина: Нейропсихология – ул неврология, педагогика, психология белән тыгыз элемтәдә торучы дисциплина. Нейропсихологиянең төп өйрәнү объекты – баш мие. Нейропсихология балаларныкы һәм олыларныкы була, без аларның барысы белән дә эш итәбез.
Без төрле яклап эшлибез. Мәктәптә авырлыклар туган балалар белән эшлибез. Аутизм һәм башка диагноз, акыл ягыннан артта калу, үсеш ягыннан тоткарлыклары булган балалар белән дә эш итәбез. Олылар исә күбрәк хәтерләре какшау проблемалары белән мөрәҗәгать итә. Шулай ук, без әле инсульт кичергән пациентларны да тернәкләндерәбез. Мисал өчен, инсульт кичергәннән соң сөйләшү сәләтен югалткан яшьләр безгә мөрәҗәгать итә.
Балаларда ешрак нинди кимчелекләр күзәтелә?
Нэля Хәйруллина: Шуны искәртеп үтәсем килә, бүгенге көндә нейропсихологларга ихтыяҗ зур. Ни өчен дигәндә, хәзер безнең тормышыбызда, аеруча балаларныкында, цифрлаштыру бик зур урынны алып тора.
Кешедә күрү, ишетү, сиземләүне үз эченә алган сенсорлы система бар. Бала телефонда утыра икән, аның бары тик күрү системасы гына эшли һәм моннан проблемалар килеп чыга да инде. Безнең балачакны искә алсак, без һәрвакыт хәрәкәттә идек: уйнау, сикерү, чабу, әйләнә-тирәне өйрәнү. Бала нәкъ шулай үсәргә тиеш тә. Ә бүгенге әти-әниләр каядыр барсалар, әле яңа гына утыра башлаган балалары аларга комачауламасын өчен, кулларына телефон тоттыралар. Бу дөрес түгел!
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Сезгә күбрәк ничә яшьтәге балалар белән эш итәргә туры килә?
Альбина Гафиуллина: Без күбрәк 4-12 яшь аралыгындагы балалар белән эшлибез. 2 яше тулып, теле ачылмаган балалар да булгалый. Практикабызда булган очракны сөйләп китәм: безгә 6 яшьлек теле ачылмаган бер малайны алып килделәр. Үзләре авылдан, әти-әнисе «ярар, теле үзе ачылыр әле» дип, шул яшенә кадәр сузганнар. Нәтиҗәдә, мәктәпкә укырга керергә тиешле бала бер сүз дә әйтә алмый иде. Әле шунысы да бар: без аңа, мисал өчен, кәҗә нинди тавыш чыгара, дигәч, ул безгә кәҗә кебек «кылана» башлый иде. Без аңа ярдәм иттек, 4 дәвалану курсы узганнан соң, ул әз-әзләп сөйләшә башлады.
Шунысын истә тотарга кирәк: бала 1 яшьтә һичшиксез «әттә», «әннә» дияргә, үзенчә «мәммәм» һәм башка сүзләрне әйтә белергә тиеш.
Ә нигә бу авырлыклар кайбер балаларда очрый, ә кайберләрендә юк?
Нэля Хәйруллина: Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, әйтелеп үткәнчә, бу балаларның хәрәкәтләнмәве, гел кулларында телефон тотып утырулары белән бәйле.
Икенчедән, мондый авырлыклар вакытыннан алда туган балаларда еш очрый. Аларның күз күреме, нерв системасы да башка була.
Өченчедән, бу баланың әнисенең тормыш рәвеше белән бәйле. Хәзер әниләр дә саф һавада йөрми, гел өйдә утыралар бит. Бераз ашарга пешереп алалар, өйдәге эшләрне эшлиләр дә, яталар. Бу бит балага начар йогынты ясый. Әни кеше йөкле булганда, яисә баланы тапканда, яисә баланың 1-2 яшендә ниндидер тайпылышлар булу авырулар китереп чыгара.
«Ананың тормыш рәвеше балага турыдан-туры тәэсир итә»
Әгәр баланың әнисе йөкле вакытта исерткеч эчемлекләр эчсә, тәмәке тартса, бу балага шулай ук начар йогынты ясыймы?
Нэля Хәйруллина: Әйе, әгәр баланың әнисе эчә, тарта, наркотиклар куллана икән, 100% баланың баш миендә тискәре үзгәрешләр булачак, чөнки йөклелек вакытында бала белән ана бербөтен була. Без, әлбәттә, балага булышу өчен барлык көчебезне куябыз, тик әле күбесе Аллаһы Тәгаләдән дә тора. Кайвакыт, кайбер балалар баш миенең бер ярымшары белән дә әйбәт кенә яшил, ә кайберләре ялгыш бер җире белән урындык аягына бәрелеп китеп тә гарипләнергә мөмкин.
Шуны дә әйтеп үтәргә кирәк, 9 яшькә кадәр баланың тернәкләнү процессы олыларныкына караганда тизрәк бара.
Әгәр балага тотлыгу нәселдән күчкән булса, аны дәвалап буламы?
Нэля Хәйруллина: Тотлыгуның да төрлесе була. Бала дөрес суламау аркасында яки ниндидер җитди неврологик үзгәрешләр аркасында сөйләшмәскә мөмкин. Ә, гомумән, балада тотлыгу булса, аны беренче чиратта психологка алып барырга кирәк, чөнки аның сөйләшмәве тормышындагы тискәре вакыйгалар белән бәйле булырга мөмкин. Кайбер балаларга ярдәм итү җиңел, кайберсе белән эшләү авыррак була.
Фото: © Нэля Хәйруллинаның шәхси архивыннан
Альбина Гафиуллина: Практикабызда булган бер очракны сөйләп китәм. Безгә сөйләм теле яхшы булган бер бала килгән иде. Бер караганда, барысы да әйбәт кебек, тик баланы әнисе ташлап киткәч, аның тәрбиясе белән дәү әнисе шөгыльләнә, һәм бала бары тик дәү әнисе белән генә сөйләшә башлый. Бу мутизм дигән диагноз. Белгеч белән аралашкач, ул аңа хәтта «мин сине яратам» дигән иде, белмим, авылга кайтып киткәч, сөйләшәме икән башкалар белән...
Баланың теле туган телендә ачылырга тиешме, яисә бу мөһим түгелме?
Нэля Хәйруллина: Өйдә күбрәк кайсы телдә сөйләшәләр – шул телдә ачылырга тиеш, чөнки бала әтисе белән бер телдә, әнисе белән икенче телдә сөйләшсә, баланың теле камил булмаска, ул туктап-туктап сөйләшергә мөмкин. Мисал өчен, кайбер ата-аналар балаларын, рус телендә сөйләшмәсә дә, инглиз телен өйрәнергә бирергә мөмкиннәр. Әгәр бала рус телендә сөйләшә алмый икән, аңа нинди инглиз теле инде. Иң элек төпләп үз телен өйрәтергә, аның спецификасына төшендерергә, аннары гына башка телне өйрәтә башларга кирәк.
«Белгеч белән очрашкач, ана кеше махсус анкета тутыра»
Нейропсихологик күнекмәләрне өйдә генә ясап буламы?
Нэля Хәйруллина: Әйе, була. Тик баланың әнисе нейропсихолог белән киңәшләшеп, база булып торган күнекмәләрне өйрәнергә тиеш. Белгеч белән очрашкач, ана кеше махсус анкета тутыра. Бу анкетага йөклелек чоры, бала табу ничек узуы, баланың ничә яшьтә сөйләшә башлавы һәм башка мәгълүматлар кертелә. Белгеч исә бу вакытта баланы төрле яклап тикшерә һәм ата-ана белән бала өйдә эшли алырлык күнекмәләр комплексы төзи. Табиб белән әти-әни бергәләшеп бала белән эшләгән очракта гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.
Альбина Гафиуллина: Хәзер балалардан «яраткан уеның нинди» дип сорасаң, алар телефонда уйный торган уен атамаларын әйтә. Бездә махсус нейроуеннар бар, һәм алар барышында, балаларга туп ыргытсаң, алар аны да тота алмый. Бу бит бик начар күренеш.
Кешенең баш миенең көчле һәм көчсез яклары була, бездә дә бар ул, ләкин безгә комачауламау сәбәпле, без алар турында белмәскә мөмкинбез. Ә без исә, кешенең баш миенең көчле яклары ярдәмендә көчсез якларын «үстерәбез».
Тернәкләнү процессы күпме дәвам итә?
Нэля Хәйруллина: Төрлечә, бу – баладан тора. Әгәр бала диагноз белән килгән икән, аңа берничә айда гына ярдәм итеп булмый. Кайбер балаларда берничә очрашудан соң ук алга китеш күзәтелә.
«Олыларга да, балаларга да баш миен эшләтү бик мөһим»
Хәтерне һәм игътибарлылыкны ничек яхшыртырга була?
Альбина Гафиуллина: Без баш миен 3 блокка бүләбез. Беренче блокны без «батарейка» дип атыйбыз. Ул өлеш тормыш өчен иң кирәкле органнарның эшчәнлеге белән бәйле: сулау, ашказаны, йөрәк эшчәнлеге һәм башкалар. Икенчесе – «сенсорлы» блок. Баш мие мәгълүматны сиземләү органнары ярдәмендә ала: ишетү, күрү һәм башкалар. Өченчесе, иң катлаулысы – психик эшчәнлекне программалау һәм контрольдә тоту. Олыларга да, балаларга да баш миен эшләтү бик мөһим. Мисал өчен, бала белән бүлмәдә утырганда гына да күнекмәләр эшләп була. Әни кеше «урындык, өстәл» ди, бала кабатлый, аннары әнисе «урындык, өстәл, уенчык» ди, аннары тагын сүзләр өстәп әйтә, шулай итеп, баланың исендә кала, һәм хәтере яхшыра. Шулай ук өстәлгә төрле уенчыклар тезеп куеп, аны балага күрсәтеп, аннары берсен алып, баладан кайсы югалганны сорап була. Гомумән, техникалар бик күп. Хәзер балаларда баш миенең уң һәм сул ярымшарлары арасында элемтә начар. Бу ике ярымшар арасында нейроэлемтәләр балада 5 яшьтә тыгыз булырга тиеш. Без һәрвакыт «балалар шуышсын» дибез, чөнки, шуышкан очракта, бу нейроэлемтәләр яхшыра, тыгызлана. Шулай ук бассейнда йөзү, чаңгыда йөрү дә моңа бик яхшы тәэсир итә.
Фото: © Алсу Гафиуллинаның шәхси архивыннан
Ниндидер витаминнар эчеп хәтерне яхшыртып буламы?
Альбина Гафиуллина: Витаминнар эчеп кенә хәтерне яхшыртып була, дип әйтә алмыйм, барысы да комплекста булырга тиеш. Витаминнар – табиблар темасы, нейропсихологларныкы түгел.
Нэля Хәйруллина: Баланың сәламәтлеге аның көн режимыннан да тора. Бала вакытында йокларга ятарга, ашарга тиеш.
Шулай ук, практикада булган бер очракны сөйләп үтәм. Безнең белгеч янына килгән бер бала әнисенә ашыйсы килүе турында әйтте. Әнисе, моны ишеткәч, кибеткә йөгереп барып килде дә, балага бер банка «Nutellа» (шоколад пастасы) тоттырды. Моны күргәч, безнең ис-акылыбыз китте. Ничек инде балага шундый баллы әйбер биреп була? Балалар өчен иң әйбәте – ул шоколад, чупа-чупс, чипсылар түгел, ә төрле чикләвекләр, җимешләр.
Инсульт кичергән кешеләр белән ничек шөгыльләнәсез?
Альбина Гафиуллина: Инсульттан соң хәтер начараю белән еш мөрәҗәгать итәләр. Без пациент белән аралашабыз да, кирәк булса, башка өлкә белгечләре: невролог, остеопат һәм башкалар белән берләшеп, аны дәвалый башлыйбыз. Бу төрле күнегүләр һәм өстәмә дарулар эчү дә булырга мөмкин.
Дәвалануның нәтиҗәсе авыруның инсульт булганнан соң безгә кайчан килүеннән дә тора. Тизрәк килгән саен яхшырак.
Әгәр дәвалану артык озакка китеп, авырулар төшенкелеккә бирелә башласа, сез нишлисез?
Альбина Гафиуллина: Безнең үзәктә психологлар да эшли, шуңа без аларны да дәвалау процессына кушабыз һәм авыруга бергәләп ярдәм итәбез. Кулларны төшерергә ярамый, дип аңлатабыз.
Сезнең ярдәм белән терелгән пациентларны күргәч, күңелегездә шатлык хисе туамы?
Альбина Гафиуллина: Пациентларыбызның терелүен, бәхетле йөзләрен күрү безгә тагын да күбрәк мотивация бирә. Кешеләргә тагын да ярдәм итәсе килә, без үзебезнең дөрес юнәлештә эшләвебезне аңлыйбыз. Балалар – безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге аларның нинди булуыннан тора. Без исә, үз чиратыбызда балаларга ярдәм итәбез һәм алар өчен ихластан шатланабыз.
Нэля Хәйруллина: Яныбызга килеп рәхмәт әйтүләре, әле, шуңа өстәп, күчтәнәчләр белән килүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Чыннан да тагын да күбрәк кешеләргә ярдәм итәсе килә.
Рәхмәт сезгә!
Фото: © Альбина Гафиуллинаның шәхси архивыннан