Кузгалаклы окрошка рецепты
Җәйге челләдә кузгалаклы окрошка ашау хәл кертеп җибәрәчәк. Бу рецептны «Шәһри Чаллы» сайты тәкъдим итә.
Бу окрошка өчен кузгалак (200 грамм), су (1-1,5 л), кыяр (1-2 данә), пешкән бәрәңге (2 данә), каты итеп пешерелгән йомырка (2 данә), редис (6-8 шт), пешкән тавык боты (2 данә), башлы суган (0,5 данә), яшел суган (бер бәйләм), петрушка, тоз, борыч, каймак кирәк.
Кузгалакны юып турагач, кайнап торган суда 5-6 минут тотарга. Кузгалаклы кайнар су суынгач, суыткычка куеп торырга. Тавык итен, йомырка, яшелчә һәм тәмләткеч үләннәрне турарга. Шуннан соң аларны кузгалаклы суга салырга, тоз, борыч һәм каймак өстәп болгатырга.