ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Айрат Сафин Сабантуй турында җыр чыгарды

0

«Тиздән барлык шәһәрләрдә һәм авылларда татар халык бәйрәме Сабан туе уза. Күңел ачабыз, ял итәбез», – дип тәкъдим итә яңа җырын Айрат Сафин.

«Сабантуй» җырының сүзләрен Рәис Гыймадиев иҗат иткән, ә көен җырчы үзе язган.

«Чишмә ага челтер-челтер,

Чыңлый тальян моңнары.

Бөдрә талларга сарылып

Сайрый сандугачлары.

Эх, Сабантуй – халкым туе,

Авыл-шәһәрләр туе.

Шаулатасың бар дөньяны,

Чәчәкле җәйләрне.

Сабантуйда очрашалар

Туганнар, сабакташлар.

Төбәкләр җырга күмелә,

Тарала сагышлар.

Таныштыра, кавыштыра, хисләндерә Сабантуй,

Яшьлегенә кайта күпләр…

Күз яшьләрен тыя алмый...»