ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Керкәле авылында янгында хатын-кыз һәлак булган, ир-ат хастаханәдә

0

Татарстанның Лениногорск районы Керкәле авылында Совет урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, шәхси йортны ут камап алган була, янгын мәйданы 32 квадрат метрны тәшкил итә.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгында 58 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул кул җәрәхәтләре белән Лениногорск үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәндә, 68 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан.

Янгынның сәбәбе ачыклана, диелә хәбәрдә.