ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сәхнәдә җырлаган кыз хәзер иске халат киеп, чүпрәк тотып йөри

0

Лениза яңа гына уянды һәм киенергә җыенды. Хәзер ул яратмаган эшенә бара. Ул – кибеттә җыештыручы. Кайчандыр ул эшен ярата иде, башка эшен...

Сәхнәдә концерт күлмәкләрендә чыгыш ясап, җырлап йөргән кыз хәзер... иске, пычрак халат киеп, швабра, чиләк һәм чүпрәк тотып, сәүдә үзәгендә йөри.

Лениза сәгатькә күз салды. Инде соңга калган, йөгереп барырга кирәк, бәлки, сизмәсләр.

Шул чакта телефон шалтырады. «Лениза! Ашыкмасаң да була! – диде супермаркетның хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары. – Син эштән азат! Хисап конвертың өченче кассада, алып кит һәм хуш. Синнән дә файда юк».

Конверттагы акча Казанга кайтып җитәрлек кенә иде…

«Син ни өмет иттең? Син бит рәсми рәвештә эшкә алынмаган, синең белән бернинди килешү дә юк. Хәтеремдә, син үзең рәсмиләштермәүне сораган идең», – диде өченче кассадагы кассир.

Лениза моны хәтерли иде. Аны эшкә алганда, ул рәсмиләштермәүне сорады, предприятие тапшырган салым мәгълүматлары буенча ата-анасы аны табып алыр, дип курыкты ул.

Өйгә кайтты, үз бүлмәсенә кереп, ишекне япты. Киемнәрен салды, диванга ятып йоклап китте. Төшендә инде күптән вафат булган әбисен күрде. Әби Ленизанының кулыннан тотты һәм: «Күпме шулай шылтый-пылтый йөреп була инде? Ата-анаң янына кайт. Аларны хәсрәткә салма», – диде.

Лениза шундук уянды. Китәргә кирәк! Билетның иң арзанын алды, калган акчага ике сөтле коржик сатып алды, ашады һәм краннан су эчте.

Китәргә! Өйгә! Өйгә! Өйгә!

Лениза поездда өске киштәдә урын алды. Аскы киштәдә бер ир-ат утыра. Иске пычрак джинсы, сузылган футболка, тапталган аяк киеме кигән, йөзе шешенгән. Бу ир-ат урыннарны алышырга тәкъдим итте.

«Миңа өске киштәдә яхшы, менеп китәм дә йоклыйм», – диде ир-ат һәм үзен Винер дип таныштырды.

Лениза сискәнеп китте, чөнки аның беренче мәхәббәте дә Винер иде. «Ул кайда? Аның белән ни булды?» – дип уйлады ул һәм аны күрәсе килде. Сагыну хисе уянды.

Поезд Казанга төнлә кайтып төште. Вокзалдан чыгышлый, Лениза янына бер эт чабып килде. Аның артыннан хуҗасы да күренде. Чандыр гына гәүдәле бу ир-атның Винер булуын Лениза яшен тизлеге белән аңлап алды. Язмыш аны ничек сыный, ә! Туган шәһәрендә аны Винер каршы алды.

Лениза? Ялгышаммы?

Юк, ялгышмыйсың, – дип әйтә алды Лениза.

Лениза! Син кайда идең? Мин сине оныта алмадым… Ата-анаң янына бардым, ләкин алар берни әйтмәде. Син кияүгә чыктыңмы? – диде Винер.

Чыктым... Аерылыштык... Ә син ничек? Өйләндеңме? – дип сорады Лениза.

Ике тапкыр. Икесе дә уңышсыз. Кызлар яхшы иде, ләкин... син түгел. Аларга начарлык эшләдем инде, алар гаепле түгел... Мин алар турында түгел, сине уйладым, – диде Винер.

Винер сөйләде дә сөйләде. Ул озак вакыт Түбән Камада яшәгән, ә 1 ел элек монда кайткан, ата-анасыннан мирас булып калган фатирына күченгән. Ата-анасы үлгән инде.

«Әйдә минем белән!» – дип, Винер Лениза кулыннан тотты да үзе белән алып китте. Яңа тормышка…