ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда кемнәр машина йөртү таныклыгы алу өчен түләүсез укый ала?

0

Машина йөртү таныклыгы алу өчен автомәктәптә укырга кирәк. Бу – шактый чыгымлы, тик автомкәтәптә бушлай уку мөмкинлеге дә бар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Автомәктәптә кемнәр түләүсез укый ала

Мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак рәсми теркәлгән кешеләр машина йөртү таныклыгы алу өчен түләүсез укый ала. 2024 елда льготалы укуга хокукы булган кешеләр исемлеге киңәйде.

Аңа өстәлде:

  • Бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар. Ләкин бер шарт белән, аларның рәсми эше булмаска, һәм алар Мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән булырга тиеш.
  • Пенсия яшенә яисә пенсия алды яшенә җиткән гражданнар.
  • Алган белгечлеге буенча машина йөртү таныклыгы таләп ителгән урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар.

Түләүсез уку программалары буенча B яки C категорияле таныклыклар алырга мөмкин, шул ук вакытта медицина белешмәсе һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр булмау таләп ителә.

Мәшгульлек үзәгенә ничек исәпкә басарга

Түләүсез укуга язылу өчен ниләр кирәк:

  • Документлар – паспорт, хезмәт кенәгәсе, белем турында документ (булса), соңгы 3 айдагы керемнәр турында белешмә.
  • «Работа в России» порталы аша гариза калдырырга яки шәхсән үзең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегенә барырга.
  • Иң кулай программаларны сайлау өчен үзәк хезмәткәреннән консультация алырга.

Дәүләт нинди чыгымнарны каплый

  • Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик дәресләр үткәрү;
  • Уку мәйданчыгында, шәһәрдә практик дәресләр үткәрү;
  • Барлык кирәкле уку әсбаплары.

Алынган белгечлек буенча эшләү мәҗбүриме

Юк, бу һәрвакытта да таләп ителми. Әмма әгәр уку максатчан программа кысаларында, мәсәлән, муниципаль оешмаларга эшкә урнашу шарты белән үткәрелсә, таныклык алганнан соң кимендә ярты ел эшләргә кирәк. Югыйсә, укытуга сарыф ителгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкиннәр, диелә хәбәрдә.