Пенсия вакытында килмәсә нишләргә?
Пенсия вакытында килмәү техник сәбәпләргә, документлар алмашу озак булуга, бәйрәм яки ял көннәренә бәйле булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Әгәр пенсия 2 атнадан артык соңарса, Социаль фондка электрон яки язма рәвештә шикаять язарга кирәк.
Электрон шикаять
- Социаль фондның электрон кабул итү бүлмәсен файдаланырга.
- Ситуацияне үз көчләрең белән хәл итеп булмаганын раслый торган документларны беркетергә.
- Шикаятьне беркетергә.
Мөрәҗәгать теркәлү турында хәбәр электрон почтага килә.
Язмача шикаять
- Шикаять язарга. Шикаятьне җибәрә торган оешма атамасын күрсәтергә, исем-фамилиягезне, телефон номерын, прописка адресын, электрон почтаны язарга, бөтен детальләрне ачыклап проблеманың асылын аңлатырга, беркетелә торган документлар исемлеген күрсәтергә, дата һәм имза куярга.
- Үз көчең белән проблеманы хәл итеп булмаганын күрсәтә торган документларны беркетергә.
- Шикаятьне Социаль фондка шәхсән яки почта аша җибәрергә.
Шикаятьтләрне 15 эш көненнән дә артык булмаган срокта карарга тиешләр. Җавап белән канәгать булмаган очракта, кеше аны кабат шикаять итә ала, диелә хәбәрдә.