ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанны зур театр бәйрәме көтә: Кабан күле буйлап оркестр уйнатып, җырлар җырлап

0

Фестиваль 9 июнь көнне театрның Татарстан урамында урнашкан тарихи бинасы янында башланып китә. Театр труппасы, оркестры һәм фестиваль кунаклары Кабан күле яры буйлап театрның яңа бинасына таба барачак. Аларга Казан кешеләре һәм шәһәр кунаклары да кушыла ала.

«Мондый йөрешләрнең тарихи мәгънәсе дә бар – театр ул шундый ритуал йөрешләреннән башланган», – диде Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Фестиваль программасы үзе Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзи тандемында язылган «Башмагым» спектакле белән башланып китәчәк. Яңа бинаның Зур залында.

Фестивальгә 8 ил һәм Россиянең 8 регионы катнаша. Барлыгы 50 театрдан гариза кергән, 14е сайлап алынган.

Тинчурин театры фестивальдә Илгиз Зәйниевның «Туган-тумача»сы белән катнашачак. Театрның тамашачы күп йөри торган затлы спектакле, театр аның белән «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә дә катнашкан иде. Театрның фестивальгә тәкъдим итә алырлык башка спектакле булмау сәер, әлбәттә.

Уфа «Нур» татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган «Туташ» спектаклен алып киләчәк. Бу – беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган спектакль. Сәхибҗамал – «Нур» театрына нигез салган актриса. Театрда аның турында спектакль күптән көтелгән иде. Ниһаять, театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин ул спектакльне чыгарды. «Нур» театрында Айдар Җаббаров куйган «Тау» спектаклен алып килсәләр дә әйбәт буласы иде. Анысы Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре нигезендә куелган.

Чаллы театры Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча куелган «Без – кырык беренче ел балалары» спектаклен күрсәтә. Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры «Маяк» спектаклен алып килә. Кабан күле буенда булачак.

Башка Татарстан театрлары программада күренми. Татарстан спектакльләре «Тантана» нәтиҗәләре буенча сайланган, диделәр матбугат конференцисендә.

Программада:

  • Алтай милли драма театры («Арина» – милли драматургия әсәре)
  • Кыргызстаннан яшьләр театры («Любовь и голуби» киносын искә төшерегез – Гуркинның шушы пьесасы буенча куелган, спектакль кыргыз юморы һәм фольклоры белән бизәлгән, ди. – авт.)
  • Саха Республикасы курчак театры (якутларның данлыклы «Олонхо» эпосы курчак театрына яраклаштырылган)
  • Адыгея милли театры (безнең эрага кадәр яшәгән борынгы шагыйрь Софоклның «Эдип патша» трагедиясе)
  • Хакас милли драма театры («Туй. Төтен» – милли әсәр нигезендә «этнографик көнкүрешкә заман тәэсирен күрсәткән спектакль-синтез»)
  • Чуваш яшь тамашачы театры («Яңа көн баласы» – чуваш халкының күренекле улы Михаил Сеспельга багышланган спектакль)
  • Казахстанның Кустанай өлкәсе казах драма театры («Шолпан гөнаһы» – милли драматургия)
  • Үзбәкстанның Сырдәрья музыкаль театры («Алпамыш» – милли драматургия. Театрның «Гөлстан шәһәреннән» дигән матур исеме өчен генә булса да барырсың)
  • Якутиянең эстрада театры («Кызыл кояш» – саха халкы легендалары нигезендә этно-фьюжн мюзикл)
  • Азәрбайҗаннан Ганҗә шәһәре милли театры (абсурд театрына нигез салучыларның берсе Эжен Ионесконың «Король үлә» спектакле)
  • Кырым татар академия музыкаль театры (кырым халкының трагик вакыйгаларына багышланган мультимедиалы спектакль).

Афишада Камал театрының «Тукай Казанга кайткан», «Мең дә бер кичә» спектакльләре бар.

«Нәүрүз» фестивале программасында, шулай ук, халыкара театраль олимпиадасы спектакльләре дә урын алган. «Без моны халыкара театраль олимпиада «Нәүрүз» фестивалендә кунакта дип кабул итәбез», – диде Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

Халыкара театраль олимпиада кысаларында бер уникаль проект белән танышырга мөмкин булачак. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры һәм Шкетан исемендәге Мари дәүләт театрының уртак спектакле, ягъни, копродукциясе буларак, А.П. Чеховның «Дядя Ваня» пьесасы буенча күрсәтеләчәк. Спектакль Россиянең Милли театрлар ассоциациясе ярдәме белән куелган. Спектакльнең башкорт варианты, мари варианты бар, Казанда милләтара версиясе тәкъдим ителә – Камал театры сәхнәсендә 2 театрның 16 актеры очрашачак.

Әлеге «Олимпиада»га Төркия, Греция, Көньяк Африка театрлары да киләчәк. Ф.М. Достоевскийның «Кроткая» әсәре буенча Бразилия Колумбия командасы спектакль тәкъдим итәчәк. Һәм, ниһаять, Александрийский театры Ф.М. Достоевскийның «Игрок» романы буенча Фокин тарафыннан куелган «Zero литургиясе» спектаклен алып килә.

«Нәүрүз» төрки театрлар фестивале 22 июньдә төгәлләнә.