Үсмер малайлар дус кызларын утыртып йөртер өчен машина урлаган
Башкортстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Стәрлетамакта машина урлап алып киткән балигъ булмаган үсмерләрне тоткарлаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Бу җинаять турында полициягә 24 яшьлек ир-ат хәбәр иткән, ул «Лада Приора» машинасын Имай Насыйри урамындагы йорт ишегалдында калдырган. Машинаның ачкычлары һәм документлары салонда кала. Ир-ат балконга чыккач, урамда машинасының булмавын абайлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Полиция хезмәткәрләре машинаны Братская урамында таба. Рульдә – 15 яшьлек малай, ә пассажир урынында аның 16 яшьлек дусты һәм 2 дус кызы була. Тоткарлаган вакытта алар качарга маташа, әмма полиция хезмәткәрләре аларны тота. Үсмерләр үз гаебен таныган.
Ачыкланганча, үсмерләр машина хуҗасының аны бикләп йөрмәвен белгән һәм, дус кызларын йөртеп алып кайту өчен, машинаны урлап киткән. Машинаны ачкач, алар ачкычларны таба һәм дус кызлары янына китә.
Хәзер «Машина урлап алып китү» буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү бара, дип хәбәр итә республиканың ГАИ матбугат хезмәте.