ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Филүс Каһиров гаиләсе шәхси йортка күченү тоткарлана, балаларын Зәмирә Рәҗәпова карый

0

Филүс Каһиров гаиләсе бу көннәрдә шәһәр читендәге шәхси йортларына күченергә әзерләнә дип хәбәр иткән идек.

«Бу көннәрдә балаларыбызны карап, кайгыртып торган яраткан нянябыз Алсу һәм дусларыбыз Рахматуллиннар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар 3 көн буе аларда яшәде, ә без тыныч күңел белән әйберләребезне җыйдык. Гөлнарага савыт-сабаларны җыярга ярдәм иткәне өчен рәхмәт», – дип язган иде җырчының хатыны Эльмира.

Хәзер ул шушы арада явып киткән көчле яңгыр күченүне тоткарлавы турында яза.

«Безнең барысы да тотрыклы. Без әле дә әйберләрне җыябыз һәм күченергә тырышып маташабыз. Яңгыр безнең планга төзәтмәләр кертте. Рәхмәтуллиннар балаларны карап тору эстафетасын Куприяновларга тапшырды. Зур рәхмәт, күршеләр», – дигән ул.

«Балалар бездә. Ашадылар! Уйныйлар!», – дип хәбәр иткән Зәмирә «Күршеләр» чатында.

Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова кайчандыр Филүс Каһировның концертларын алып барган, ә аның ире Макс әле дә җырчының төркемендә эшли. Хәзер алар күршеләр дә булды.

Сүз уңаеннан, Куприяновлар гаиләсе диңгезгә киткәндә, аларның бакчадагы чәчкәләренә Каһировлар гаиләсе су сибеп торган иде. «Гөлләрегезгә кем су сибә инде?» – дип сорыйсыз. Гөлләргә почет зур. Аларга суны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты сибәчәк. Гөлләр бик ышанычлы кулларда. Шуңа күрә борчылмагыз», – дип хәбәр иткән иде танылган алып баручы