ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллы табибы Казаннан Төркиягә оча торган самолет бортында ир-атны коткарган

0

Чаллының 2нче номерлы хастаханәсендә эшләүче реаниматолог Марат Альмакаев төнлә Казаннан Анталиягә оча торган самолетта хәле начарланган пассажирга медицина ярдәме күрсәткән. Бу турыда «Горздрав Челны» телеграм-каналы хәбәр итә.

Самолет күтәрелгәннән соң, бер сәгать үткәч пассажирның хәле киткән. Очкыч капитаны тавыш көчәйткеч аша табиб ярдәме кирәклеген белдерә. Марат Альмакаев йоклаган булган.

«Мин хатын-кыз тавышы ишеттем. Иренә ярдәм кирәк, дип кычкырды. Стюардессалар җыелган урынга килдем. Урта яшьтәге ир-атны күрдем, ул агарганган, тирә-юньдәгеләргә җавап бирми иде. Кан басымы төшкән, брадикардия башлаган. Ир-ат аңын югалта башлады», — дип сөйләгән табиб.

Реаниматолог сәбәбен аңлаган һәм бу кешегә ярдәм күрсәтә башлаган. 10 минуттан соң пассажир аңына килгән, кан басымы нормальләшкән, йөзе алсуланган, сөйләшә башлаган.

Соңрак билгеле булганча, ир-атның йөрәге хәлсез, чөнки 2017 елда ул миокард инфаркты кичергән. Табиб стюардессалардан пассажирга каты баллы чәй китерүне сораган.

Фото: © «Горздрав Челны» телеграм-каналыннан