Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева җәйге каникуллар башлануга сөенә
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсе шаян видео белән җәйге каникуллар башлануга шатланганнарын күрсәткән. Булат Бәйрәмов балаларының өстәлдәге бөтен уку кирәк яракларын, дәфтәр-көндәлекләрен чүп чиләгенә «озата». Ләйсән исә шкафтагы уку киемнәре, ак күлмәкләр, сарафаннарны капчыкка тутыра.
«Ура! Каникуллар! Балаларга гына түгел, үзебезгә дә матур җәйге яллар»,- дип яза шаян гаилә.
Күңелле музыка белән бизәлгән бу видеоны кешеләрнең кәефләрен күтәргән. «Каян уйлап бетерәсез?», «Без дә шулай иттек», «Август азагында балаларыгызны барып алырга оныта күрмәгез тагын», – дип көлешкән халык бу пост янында.
Бу «оптом» юкка чыгару процессын төп Булат белән Ләйсәннең уртанчы кызлары Зифаның әйберләре үткән булса кирәк. «Минем әйберләрем….», – дип, моңсу смайллар тезгән ул.