ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казан урамында машина чокырга төшеп киткән

0

Бүген Казанның Адоратский урамында су үткәргечтә авария булган һәм юлда чокыр барлыкка килгән. Шуннан соң әлеге чокырга җиңел машина төшеп киткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Авария 300 мм диаметрлы торбада булган, бу торба 1984 елда ук салынган. Ул 2 метр тирәнлектә ята.

Урында тиешле хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.