ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чираттагы алдау: мошенниклар өйдән генә эшли торган эш тәкъдим итә

0

Мошенниклар текстлар җыю буенча читтән торып эш тәкъдим итә. Аннан алдакчылар үзләренең корбаннарын сайтка җибәрә. Анда «бер тапкыр түләүләр» җыялар һәм юкка чыгалар, дип кисәтте РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллану белән көрәшне оештыру идарәсе. Бу хакта РИА «Новости» яза.

«Бу – эшкә урнашу өлкәсендә мошенниклыкның «классик» үрнәге. Явыз ниятле кешеләр рәсемнән текст җыеп акча эшләргә тәкъдим итә. Корбанын сайтка җибәрә, эшкә урнашучыдан «бер тапкыр кулланыла торган» түләү ала һәм юкка чыга», – диелә хәбәрдә.

Мошенниклар корбаннардан уртача 900 сум җыя. Ә 1 текстка 10 тапкырга күбрәк хезмәт хакы тәкъдим итә, дип аңлата хокук саклаучылар.

  • Сак булыгыз: мошенниклар «лайк» куеп акча эшләргә тәкъдим итә башлаган
  • «Уяу булыгыз!» – Мошенниклар бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләрне алдый
  • Ялга җыенганда игътибарлы булыгыз: мошенниклар ялган билет сата башлаган