ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда алты машина бәрелешкәч имгәнгән бала үлгән

0

Кичә Казанда берничә машина катнашында авариядә имгәнгән 15 яшьлек үсмер малай узган төндә хастаханәдә үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Мәрхүм бала «Лада Гранта» машинасында була. Машина Оренбург трактында авариягә очрый. Биредә 6 автомобиль бәрелешә. «МАЗ» йөк машинасы «Лада Гранта»га бәрелә, аннары алдагы «Tank», «Toyota», «Tank» һәм «Kia Seltos» автомобильләре инерция буенча бәрелешә. «Лада» түбәсенә әйләнеп каплана.

Ир-ат һәм хатын-кыз имгәнә, аларны РКБга китерәләр. Карап торышка 20-25 яшьлек кебек булган егет кома халәтендә була. Хастаханәгә әтисе килгәч, аның 15 яшьлек үсмер булуы ачыклана. Үсмер бик авыр хәлдә була, төнлә үлә, диелә хәбәрдә.