Илсөя Бәдретдинова кәеф булганда да, булмаганда да тыңларлык җыр яздырган
Илсия Бәдретдинованың «Төшләремә керәсең» җыры музыкаль мәйданнарга чыкты
«Юлда барганда, бакчада эшләгәндә, кәеф булганда һәм булмаганда да… Теләсә нинди вакытта тыңлар өчен язылган җыр бу! Табиблар тәкъдим итә», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырның авторлары – Айдар Минһаҗев һәм Айдар Тимербаев.
«Төшләремә керәсең дә кабат-кабат,
Ялгышканбыз икән, дисең моңсу карап.
Ирексездән өзгәләнеп йөрәк яна,
Менә шул бәхетләрне саклап кала...»