«УнБеренче театр»: Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та!
Каюм Насыйри урамы Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан, биредә заманында татар аристократлары, бай сәүдәгәрләр яшәгән. Хәзер ул Татарстан урамыннан башланып, Зәйни Солтан, Фатих Кәрим һәм Күнче урамнарын кисеп үтеп, Сафьян урамына тоташкан, туристлар белән тулып торган җәяүлеләр урамы. Мәрҗани мәчете, Апанай мәчете, бизәкле тәрәзә йөзлекләре белән балкып торган берничә татар йорты, чәкчәк, түбәтәй, казылык һәм төрле сувенирлар белән сату итүче сәүдә лавкалары дисеңме, тирмә эчендәге этно-шоумы – бүгенге Каюм Насыйри урамы шундый инде ул.
Әлеге урамның кайнап торган тормышына тагын бер мәдәни-сәнгати чара өстәлде – «УнБеренче театр» – Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасы буенча куелган спектакль-променад.
- Казанның Иске татар бистәсендә Каюм Насыйри урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан Муллин йорты бар. Бу XIX гасыр азагында – XX гасыр башында 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре Борһанетдин Муллин төзеткән агач йорт. Йорт Казан университетын да проектлаган архитектор Пятницкий проекты буенча төзелгән.
- Борһанетдин Фәхретдин улы Муллин – сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе. Тумышы белән Казан губерниясе, Казан өязенең Каратмән авылыннан (1920 елга кадәр Кукмара волостена кергән, хәзер Яшел Үзән районына керә). Борһанетдин Муллин чәй-шикәр белән сату иткән, Казан шәһәр Думасы гласные, шәһәр идарәсе әгъзасы да була. 1878-1882 елларда Казан татар сәүдәгәрләре җәмгыяте старостасы. Казан шәһәр ятимнәр мәхкәмәсе әгъзасы һәм казначее. «Мәрҗания» мәдрәсәсе төзелешенә һәм Мөселман хәйрия җәмгыятен оештыруга матди ярдәм күрсәтә. Казандагы чукрак-телсез балаларны тәрбияләү, аларга белем бирү җәмгыяте һәм ятим, авыру балаларга булышлык итү җәмгыяте әгъзасы. Үз балалары булмагач, туган авылыннан Җәләлетдин Галәүтдиновны уллыкка алган, варисы булып та шул кеше кала. (Татар энциклопедиясе)
Хәзер Муллин йорты Мәрҗани мәчете карамагындагы тарихи-мәдәни комплексны тәшкил итә. Йортның таштан ясалган ярымподвал өлеше генә калып, утар 2008 елда янган. Фоторәсемнәре һәм сызымнар буенча реконструкция ясалган, флигеле дә төзелгән. Ниһаять, 2020 елда ул шәһәр кунаклары өчен кызыклы объект буларак ачылды: татар көнкүреше музееннан туристлар өзелми – татар тормышын күрсәткән экскурсияләр, мастер-класслар булып тора. Программага тагын бер чара өстәлде – «УнБеренче театр» иммерсив спектакле. Игътибар итегез – ул татар телендә бара. Татар телен аңламаучылар өчен спектакль алдыннан әсәрнең эчтәлеге язылган кәгазьләр таратыла.
Шулай итеп Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган бу спектакльне табигый тирәлектә – бай утарында карарга мөмкин. Шундый йортларның берсендә яшәгән иске карашы татар бае – Хәмзә бай театрга каршы көрәшкән бит инде – Галиәсгар Камал шуны сурәтләгән.
Күз алдына китерегез: сез бизәкле капкалары киң итеп ачып куелган йорт янында басып торасыз (яки үтеп барасыз). Шул вакыт йортның икенче ягыннан себерке тоткан бер егет атылып килеп чыга. Эш күплеккә зарлана-зарлана, йорт тирәсен себерергә тотына. Ул арада йорттан асрау кыз килеп чыга... Иммерсив спектакль шулай урамнан ук башлана. Асрау кыз кунакчыл Биби икән. Ул өйдә хуҗалар юклыкны әйтеп, аулак йортка кунакка чакыра. Бай абзый югында арткы ишектән генә кереп, байлар йортын күреп чыгарга мөмкин. Бибигә дә кунаклар белән күңеллерәк булыр, бераз җан тынычлыгы алыр, югыйсә, өйдә бер дә тынычлык юк, бай абзый бөтенесен пыр туздыра, ди.
Аяк киемнәрен салып идәннәренә паласлар, келәмнәр җәелгән өйалдына үтәбез. Биби байлар гардеробындагы затлы киемнәр белән дефиле ясарга тәкъдим итә. Калфак-түбәтәйләр киеп, изү-хәситә тагып көзге алдында боргаланабыз. Чалбар-шорты, кыска итәкле килеш изү тагып кую бераз сәер күренсә дә, үзеңне бер мизгел генә булса да үткән гасыр башындагы татар аристократы итеп тоеп, елмаеп куясың. Ул арада вакытлы хуҗабикәбез Биби алдагы бүлмәгә дәшә. Баксаң, монда Хәмзә байның кызы Гафифә белән кияве Вәли ду килеп талашып ята. Хәер, талашу да түгел инде, Вәли хатынын театрга алып бармакчы, хатыны атасыннан курка, җитмәсә, кершәне дә матур ягылмаган. Шундый вакытта өйгә бер төркем кунаклар килеп керсен әле...
Спектакль-променад шулай дәвам итә. Алга таба без икенче бер бүлмәдә спектакльнең башка персонажларын – Хәбибрахман белән Факиһәне дә очратабыз, аларны хәтта биергә дә өйрәтәбез. Азактан Гафифә белән Вәли, Хәбибрахман белән Факиһә артыннан без дә театрга килеп эләгәбез. Инде спектакль карарга утырдык кына дигәндә, дуылдап, Хәмзә бай килеп керә. «Барам да, якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам», – диде бит пьеса азагында, хәтерләсәгез. Без шуны – якаларыннан өстерәп кайтырга җыенганны күрдек инде. Бәлки, өстерәп кайткан да булыр иде... Ярар, калганын барыгыз да карагыз – сөйләп бетермим. Спойлер була.
Спектакльдә артист белән тамашачы арасында барьер юк. Бергәләп уйныйбыз да биибез, дигәндәй. Бу – беренче чиратта татар тормышын табигый тирәлегендә күрсәтү һәм татар теле яңгырашын ишеттерү өчен уйланган проект. Барысы да табигый локацияләрдә бара. Артистлар 3 составта әзерләнгән. Барысы да яшьләр, матурлар.
Бер карасаң – барысы да музей-йорт локацияләрен кулланып бик гади эшләнгән спектакль, пьесадагы таныш диалоглар. Әмма без консерватив Хәмзә байның күпмедер дәрәҗәдә тәрбияләнүен дә, дөресрәге, шартларга яраклашуын күрәбез. Бибигә ияреп кергән кунакларны (тамашачыны) «Америкадан килгән зур кешеләр» итеп тәкъдим итәләр дә, эри дә төшә баебыз. Чәкчәкләр, кош телләре белән табын да кордырып куя. Бер карасаң, музейга килүчеләр өчен татар торымышын күрсәткән спектакль, ә тирәнрәк итеп «казынып» карасаң – үз фәлсәфәсе дә бар.
Әлеге спектакльне Тинчурин театры актеры, Казан театр училищесының курс җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров куйган. Артистлар – шушы музей хезмәткәрләре, театрлар артистлары һәм Зөлфәт Закировның үз курсында укыган студентлар. «Миннән татарның зыялы өлешен, аристократиясен күрсәткән әсәр булуын сорадылар. Мин Галиәсгар Камалның «Банкрот»ын, «Беренче театр»ын күз алдына китердем. «Җилкәнсезләр» дә кызыклы булыр иде. Без «Беренче театр»ны сайладык. Спектакльне туристлар гына түгел, Казан халкы да килеп карасын иде – оештыручылар шундый теләктә», – диде Зөлфәт Закиров.
Ни өчен нәкъ менә бу пьеса алынган – анысын проект җитәкчесе Марсель Зарипов аңлатты: «Шушы йортта татар театры булдыру идеясе туды. Монда безнең төп театрларыбызның – Камал һәм Тинчурин театрларының актерлары яшәгән. Йортта шушы атмосфера сакланган, һәм ул безне шушы идеягә этәрде», – диде ул.
Ни өчен «УнБеренче театр»мы? Анысы бик гади: Унберенче номерлы йорт булганга.