ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025

Авыл халкы төлкеләр, сасы көзәннәрдән зарлана: «Бер хуҗалыкта 70 тавыкны ботарладылар»

0

Башкортстандагы бер авылда төлкеләр чирүе һәм сасы көзәннәр хуҗалыклардагы кош-кортларны ботарлый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге хәл Бакалы районының Яңа Илек авылында була. Авыл халкы тавык үләксәләре төшерелгән видеоларны социаль челтәрләрдә таратты.

«Бездә менә шундый куркыныч картина – иртән безнең хуҗалыкта. Бер айдан артык авылда төлкеләр чирүе йөри, авылдашлар сасы көзәннәр дә күргән. Бөтен хуҗалыкта диярлек шундый хәл – кемдәдер унар, кемдәдер сигезәр тавык, үрдәк. Бездә 70 баш тавык. Кемгә мөрәҗәгать итәргә, кемнән ярдәм сорарга белмибез», – ди биредә яшәүче хатын-кыз.

Авыл халкы кыргый җәнлекләрне бетерү өчен чаралар күрүне сорый, диелә хәбәрдә.