ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025

Бәрәңге капчыгында кеше башы сөякләре тапканнар

0

Башкортстанның Бекетов авылында «Карбамид» дип язылган бәрәңге капчыгында 3 кеше башы сөяге табылган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Капчыкта тагын 15 төрле кеше сөякләре булган. Аларны шунда яшәүчеләр табып алган.

«Ике ир-ат зиратта эшләгәндә, төзелеш материаллары эзләп чокырга төшкән, шунда бу капчыкка тап булганнар», – дип сөйләгән «РЕН ТВ» чыганагы.

Табылдык турында кичекмәстән полициягә хәбәр иткәннәр. Сөякләр экспертизага җибәрелгән.

Бу – һәлак булучыларның шәхесләрен һәм аларның үлем сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.