Казанда өченче транспорт дамбасын биш айга ябалар
Казанда 3 нче транспорт дамбасы буйлап хәрәкәтне ноябрьгә кадәр ябалар. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Шулай итеп Казансу аша күпердән хәрәкәт 5 айга ябыла.
Әлеге чикләү асфальт-бетон капламны ремонтлау белән бәйле.
Чикләү 1 июньнән 31 октябрьгә кадәр була, диелә хәбәрдә.
- 3 нче транспорт дамбасы Казанның Яңа-Савин һәм Совет районнарын тоташтыра торган төп юл. 1976 елда ачылган.