Буузы – парда пешерелгән зур пилмән рецепты
Буузы (позы) – Бурятия һәм Монголия халыкларының традицион ризыгы. Аны парда пешерелгән «зур пилмән» дип тә йөртәләр. Ул составы һәм пешерү рәвеше буенча без яратып пешерә торган мантыга да охшаган.
Буузы эчлеге ат, сарык яки сыер ите, суган, сарымсактан тора, дип яза «Новости Зеленодольска».
- Камыр өчен 200 мл су, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, 500 грамм он кирәк була.
- Эчлек өчен: 700 грамм майлы сыер ите, 3 суган, тәменчә кара борыч, тоз.
Тирән савытка йомырка, тоз һәм үсемлек мае салырга, аз-азлап он өстәргә. Камыр тыгыз, әмма сузыла торган булырга тиеш. Өстен тастымал белән капларга һәм «ял итәргә» калдырырга.
Суганны ваклап турарга, итне шулай ук ваклап турарга яки иттарткычтан чыгарырга, тәменчә тоз һәм борыч, шулай ук яраткан тәмләткечләрегезне өстәргә була. Бу масса сусыл булсын өчен 50 мл салкын су салырга һәм яхшылап болгатырга.
Вак җәймәләр ясарга, эчлек салырга. Уртасында тишек калырлык итеп камырны җыярга, ягъни пәрәмәч кебек итеп бөгәргә.
Әзер буузыны манты тәлинкәләренә тезәргә һәм 45 минут пешерергә.