«Ландышлар»: Илнат Фәрхуллинның чәчәк турындагы чираттагы җыры чыкты
Илнат Фәрхуллинның чәчәкләр турындагы җырлар җыелмасы «Ландышлар» дигән өр-яңа җыр белән тулыланды.
Җырчының «Сары розалар», «Ак сиреньнәр», «Ак чәчәкләр», «Лаванда» дигән җырларын музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
«Май аенда бүләк иттем
Ак чәчәкле ландышлар.
Син – минем сүнмәс өметем,
Син бит минем язмышлар.
Инеш ташып акканда,
Хуш исле май аенда
Сандугачлар өзеп-өзеп
Сайрый ак каенда...»