«Башына сөңге кадалган»: Дәрестә имгәнгән 13 яшьлек кыз үлгән
Кабардино-Балкариядә 13 яшьлек кыз җиңел атлетика дәресеннән соң үлгән. Үсмер кызның башына сөңге кадалган. Укучы кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен 4 көн көрәшкән, ләкин җәрәхәт бик җитди булу сәбәпле, коткарып кала алмаганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига 3 майда була. Кыз спорт мәктәбенә дәрескә килә. Дәрес вакытында укытучы спорт залыннан чыга һәм шөгыльләнүче балалар үзләре генә кала. Шул вакытта 17 яшьлек үсмер күнегү сөңгесен ыргыта.
Сөңгенең очы 13 яшьлек кызның күзенә кадала. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Бала хастаханәдә 4 көн ята. Бу көннәрдә ул аңына килгәнме-юкмы, билгесез. 7 майда ул вафат була.
«Тикшерүчеләр шаһитларны, спорт мәктәбе һәм профильле министрлык хезмәткәрләрен сораштырды, дәресләрне үткәрү һәм куркынычсызлык техникасы турындагы документларны тикшерде, дәлилләр җыйды», – дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Кабардино-Балкария буенча Тикшерү идарәсендә.
Хокук саклаучылар укучыларны ялгыз калдырган укытучының да эш-гамәлләрен тикшерәчәк. Укучы кызның үлем факты буенча җинаять эше кузгаткан, тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.