ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның танылган блогеры сөенече белән уртаклашты: «4 ай!»

0

Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, әбисе белән кызыклы видеолар төшергән «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның 4 айлык көмәне бар. Бу шатлыгы белән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

Әле блогер баланың җенесен белми. Ул 4 кг га артуы, көчле токсикоздан интегүе, итле ризык ашыйсы килүе, гел туңам, дип хәзерге хәле турында язган.

Алиянең тормыш иптәше Марат – теш табибы. Алар 1,5 яшьлек Тим исемле малай үстерәләр.