ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025

10 майга һава торышы һәм ай календаре

0

10 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән явым-төшемнәрсез, урыны белән томан төшә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан төнлә 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +13..+18˚ градус.

Үсүче ай, ай чаян йолдызлыгында.

Агач һәм куак ботакларын кисәргә ярамый. Кабак, ташкабак һәм кыяр орлыкларын бүрттереп парникка һәм теплицага чәчәргә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.