Мангалда пешә торган кайсы ризыклар иң зыянлысы?
Колбаса, сардельки һәм маринадланган сөякле ит мангалда учакта пешерү өчен иң зарарлы ризыклар булып санала. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Дарья Русакова сөйләгән дип яза "Аргументы и факты" газетасы.
Белгеч сүзләренчә, күмердә көчле термик эшкәртү узган иттә концерогеннар – онкология авырулары китереп чыгарырга сәләтле матдәләр – барлыкка килә. Диетолог фикеренчә, шашлык маринадлауның традицион ысулы аеруча куркыныч: маринад ясау өчен еш кына бик күп тоз, шикәр һәм майонез кулланыла.
«Бу ризыклар барысы да организмда сыеклыкны тоткарлый, бу исә бөерләр эшчәнлеген боза һәм кан басымы уйнауга китерә. Ә кан басымы югары булганда тоз күп салынган шашлык ашарга ярамый», – дигән ул.
Колбаса, сардельки һәм сөякле ит иң зур зыян сала, бигрәк тә алар алдан маринадланган булса. Мондый ризыкларда, гадәттә, аксым аз, ә май күп була. Кыздырган вакытта майлар канцероген матдәләр бүлеп чыгара, шуңа күрә мондый ризыкны еш ашамау хәерлерәк.
Сәламәтлек өчен куркынычны киметү өчен, табиб майсыз иткә, мәсәлән, майсыз бозау итенә яки тавыкка өстенлек бирергә киңәш итә. Шулай ук ул, итне уртача утта пешерергә һәм тозны артык күп салмыйча, натураль тәмләткечләр кулланырга куша. Бу ризыкның тәмен дә сакларга булыша, сәламәтлеккә дә зыян салыйм, дип йомгаклаган табиб.