ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанның Декабристлар урамында җәяүле хатын-кызны бәрдереп үтергәннәр

0

7 май көнне Казанның Декабристлар урамындагы 133 нче йорт янында Volkswagen Polo автомобиле белән идарә итүче 69 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдереп үтергән. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Юл-транспорт һәлакәте Декабристлар урамы ягыннан Серов урамы юнәлешендә килеп чыккан. Хатын-кыз җәяүлеләр өчен каралмаган урында юл аша чыгарга теләгән. Алынган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән.

«Үлем теркәлде. Экипаж юл-транспорт һәлакәте шартларын билгели», – дип хәбәр итәләр ведомствода.