ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киеме кияргә ярыймы?

0

Күпләр аяк киеме сайлаганда табигый күннән ясалган әйберләргә өстенлек бирә. Ләкин күбебез аяк киеменең нинди хайван тиресеннән ясалганына игътибар итми. Аяк киеме дуңгыз тиресеннән тегелгән икәнен ничек ачыкларга, намаз укымаганда, шундый аяк киеме кияргә ярыймы? Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты хәбәрендә аңлаталар.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди:

«Чынлыкта, Ул сезгә [шәргый юл белән ауда атылмаган яки суелмаган, үз үлеме белән] үлгәнне, [суйган вакытта чыккан] канны, дуңгыз итен һәм Аллаһтан [тыш] башка исем әйтелеп чалынганны гына харам кылды. Кем дә кем [үзе кебек читен хәлдә калган бүтән бер кешегә] бозыклык кылмыйча һәм [гомерен коткару өчен җитәрлек] чиктән ашмыйча, [югарыда әйтелгән нәрсәләрнең кайсын да булса ашарга] мәҗбүр булса, аңарда һич гөнаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле».

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:173.

Шуны аңларга кирәк: дуңгыз – харам хайван, һәм аның һәр өлеше нәҗес (пычрак) дип санала. Моңа аның тиресе, йоны һәм хәтта ферментлары керә – бу хайванның теләсә кайсы өлеше харам.

Дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киемен кияргә, шуны киеп намаз укырга ярыймы?

Дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киемендә намаз уку гына түгел, аны сатып алу һәм кию дә ярамый. Бу кагыйдә харамны сатып алмау һәм кулланмау принцибыннан чыга.

Дуңгыз тиресен ничек ачыкларга?

Күн аяк киеменең өске өлеше өчен гадәттә дуңгыз тиресе кулланылмый, чөнки аның сыйфаты туры килми. Ләкин аяк киеменең эчке ягында, подкладкада яки стелькаларда еш кына дуңгыз тиресе кулланыла.

Дуңгыз тиресенең төп аермалы билгесе – аның табигый бизәге. Мондый тире өслеге өч нокталы элементлардан (тишекләрдән) тора.

Мөселман кеше дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киемен нишләтергә тиеш?

Беренче чиратта, аяк киеме сатып алганда игътибарлы булырга кирәк. Әгәр сатып алганнан соң дуңгыз тиресе икәне ачыкланса, аяк киемен кире кайтарырга. Кайтару мөмкин булмаса, бу аяк киемен ташларга. Мондый очракта исраф (арттырып чыгым ясау) дигән төшенчә кулланылмый, чөнки «исраф» харам әйберләргә һәм ризыкларга кагылмый. Харам азык-төлек белән дә шулай эшләргә кирәк: аларны башкаларга бирү (харамны тарату) ярамый, аларны юк итәргә кирәк.

Казан шәһәре казые, шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков тикшерде, диелә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетның матбугат хезмәте хәбәрендә.