ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Буланаш бистәсендә күп катлы йортта шартлау булган

0

Свердловск өлкәсенең Буланаш бистәсендә 5 катлы йортта шартлаудан соң гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.

Артемовский муниципаль районы администрациясе хәбәр итүенчә, Свердловск өлкәсенең Буланаш бистәсендә муниципаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән.

Элегрәк төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе сишәмбе төнендә Буланаш бистәсенең Төзүчеләр урамындагы 5 катлы йортта газ-һава катнашмасы янусыз шартлаганын, 2 фатирның эчке диварлары җимерелгәнен хәбәр иткән иде.

72 кеше эвакуацияләнде, күрше фатирда яшәүче 29 яшьлек кыз зыян күрде, аның хәле канәгатьләнерлеккә якын дип бәяләнә.

«Гадәттән тыш хәл режими муниципаль характерда, аерым карарга кадәр кертелде», – диелә хәбәрдә.

Биредәге хакимият мәгълүматлары буенча, бу йортта 76 фатир бар, шуларның унысында, шул исәптән шартлау булган фатирда, беркем дә яшәми, диелә хәбәрдә.