ru24.pro
Intertat.ru
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Күп катлы йортта шартлау: 2 кеше һәлак булган, 18 кеше җәрәхәтләнгән

0

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында Генерал Тюленев урамындагы 39 нчы торак йортта шартлау булып, 2 кеше һәлак булган, 18 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, шуларның икесе хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Оператив хезмәтләр мәгълүматлары буенча, ике фатир янган, сигезенче һәм тугызынчы катлар арасында стеналар ишелгән.

Шартлау булган фатир җимерелгән. Күрше фатирлардагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшләвен дәвам итә. Белгечләр подъездда алга таба җимерелү куркынычы бармы икәнен ачыклаячак.