«Күзләр генә тиде, дип елыйбыз: игезәкләр төсле иде алар»
«Әни, без кайтып киләбез...» – Резеданың әнисенә язган соңгы сүзләре бу. Инде тиздән кайтып җитәбез дигәндә, кадерлесе Фирдүс, йөрәк астында үсеп килгән нарасые белән юллары гүргә әйләнер дип, кемнәр уйлаган?! Менә шулай 21 апрель көнне Апас районы бик чая, тәвәккәл, баскан җирдән ут уйната торган, атлап түгел, очып йөри торган кызын югалтты.
Каһәр суккан авария диген, юлларын ничек аяныч өзгән бит! Әле 2 ай элек кенә никахлашып гаилә корып җибәргән Апас яшьләре әле күптән түгел өйләрен төзеп бетереп, инде эчке эшләргә дә тотынган булганнар.
«Әни, кайтырга чыктык», – дип шалтыратты»
Резеданың әти-әнисе Ләйсән апа белән Марат абый Бикбаевлар Танай-Турай авылында гомер кичерә. Резедалары – иң беренче мәхәббәт җимеше. Яшь булуына карамастан, аның инде иң газиз кешеләренә күрсәткән игелекләре тау кадәр икән, дип уйлап куярсың. Ләйсән апа сөйли тора, ә минем тәнемне каз тәннәре каплый бара. Бигрәкләр алтын куллы, җитез, булдыклы, олы йөрәкле булган икән бит бу кыз бала. Әти-әнисенең әйдаманы кебек, ләбаса. Сөйләп һәм тыңлап туйгысыз.
Балаларның ул көнне үз эшләре белән Казанга барган җирләреннән Апаска кайтышлары иде. «Әни, кайтырга чыктык», – дип шалтыратты, аннары «кайтып киләбез» дип язды. Кайтып җитә язганнар иде инде, 20 км гына калган иде. Ул төнне инде вакыт шактый соң булгач, бүтән язышмадык. Ә иртүк терлекләр карап йөргәндә, туганнан туган энекәшем килеп кергәч, аптырап киттем. «Сез белмисезмени?» – дигәч, мин шунда аңладым инде. Күңел сизгән иде аны. Начар төшләр дә күргәләдем, сөйләмәгән идем, нәрсәдер буласын сизеп яшәдем, ана күңеле бик сизгер бит ул.
Ә балаларның йөзләрендә гел шатлык кына булды, алар күңелсезләнеп йөрделәр, дип әйтә алмыйм. Тик ашкындылар инде – анысы хак. Гомерләре кыска булганга ашкынганнардыр, дибез. Йортларын тизрәк өлгертеп чыгасылары килде. Кызым 2 ел элек үзе генә төзи башлаган иде ул йортны, егете белән танышкач, былтыр икәү төзеп бетерделәр. Менә хәзер эчке эшләрен эшли идек, – дип сөйли Ләйсән апа.
«Безне шушы көнгә кадәр чәчәккә генә күмеп торды бит ул...»
Апаска күченгәнче, Резеда Казанда торган, эш урыны да булган. Әти-әнисенә авырлык килгәч, үзен кайгыртудан бигрәк, кадерлеләренә терәк булырга ашыккан.
Әтисе имгәнгәч, 1 ай Апаста хирургиядә ятты, кызыбыз безгә булышырга кайтты. Фермерлык белән шөгыльләнгәч, хайваннар күп, ул уң кулыбыз булды, аның канаты астында яшәдек инде без. Ыслау цехы да булдырган идек. Без эшкәрттек, тутырма, казылыклар ысладык, ул урнаштырып торды, бөтен эшне көйләп торды – бер китап язарлык. Аннары «китәсем килми, әни, шәһәргә, Апаста яшим» дип калды. Бик игелекле бала булды ул. Безне шушы көнгә кадәр чәчәккә генә күмеп торды бит ул… – дип өзгәләнә Ләйсән апа.
«Безгә барыбызга әнкәбез кебек булды инде ул: бөтен кирәк нәрсәне барлады, тапты»
Егет кешегә генә түгел, Резедага да җитмеш төрле һөнәр аз булган. Әнә, әнисе әйтмешли, кулында чүкеч-балта да уйнаган, эшләтерлек эшчесен дә тапкан, альяпкыч ябып, тәм-томын да пешергән.
Иптәшләре килгәч тә, елый-елый сөйләп утыралар: 80 яшькә җиткән ир-атлар арасында да аның кадәр эшләүче булмагандыр, диләр. Теләсә нинди эшкә тотынса, башкарып чыга иде. Яңа өйнең проектын да үзе эшләде, фундамент салганда, бөтен туганнар җыелышты. «Кара җиргә карап, булырмы-юкмы инде бу дип карап торган арада, шул көнне тракторын да тапты, ком китертеп аударттырды, Казанга машинасы белән барып, әйберләр төяп кайтып, үзе шулай эшләтә башлады. Бөтен әйберне үзе барлады: кирпеч кайтарту, электр уты кертү һәм башкалар.
Аның кебек рульдә йөрүче хатын-кыз да булмагандыр, дип сөйли ирләр. Бер сәгать эчендә кунак табыны ясап, бөтен кешене дә сыйлар иде. Кешегә авыр сүз дә әйтмәс иде. Ана булганга гына әйтмим мин моны, бөтен якыннары шулай сөйли. Аларны озатырга да 400дән артык кеше килгән иде. Россиянең төрле почмагыннан киләләр – дуслары бик күп булган аның, һәрбарчасына булышып яшәгән.
Безгә барыбызга әнкәбез кебек булды инде ул: бөтен кирәк нәрсәне барлады, тапты. «Кызым, Америкада безгә яраклы берәр әйбер бар», – дисәң, билләһи, анда да чыгып китә. Аны аңлатып та, сөйләп тә бетерә торган түгел.
Без кайнана һәм кайната белән яшәдек. Дәү әтисе үлгәнгә 8 майда 1 ел була. Ә дәү әнисе – Башкортстаннан. Ел саен шунда илтеп кайта иде Резеда аны. Кунмый, кире кайтып та җитә иде. «Күңелең булганчы, рәхәтләнеп тор, дәү әни, аннары шалтырат, килеп алам», – ди дә, хәбәр килгәч, төнлә китеп, алып та кайта иде. Менә бөтен җиргә үзе йөрде шулай. Кечкенәдән шундый булды: үҗәт, үзсүзле. Бәләкәй чагында балалар бакчасында догалар укып, бәйгеләрдә катнашты. Әйбәт укыды, бик зиһенле бала булды, – ди Ләйсән апа.
Резедега исемен әтисе куштырган булган.
Әтисе Маратның өч кыз туганы бар. Уртанчы апасы Резеда таудан төшкәндә велосипедтан егылып, каты бәрелеп, 9 яшендә үлә. Иптәшемә Марат исемен ул кушкан булган икән. Безнең кызыбыз тугач, «апа миңа исем кушкан, Резеда дип кушыйк әле» диде, – дип хатирәләрен яңартты Ләйсән апа.
Ни кызганыч, Марат абыйга менә шулай ике якын Резедасын югалту ачысын кичерү язган икән шул. Апрель ае да бик каршылыклы була алар өчен: әле 13е көнне генә Марат абыйның 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итсәләр, инде 1 атнадан балаларын соңгы юлга озаталар.
Фото: © Бикбаевларның гаилә архивыннан: Марат абыйның юбилей кичәсендә (фаҗигагә кадәр 1 атна алдан)
Ләйсән апа белән Марат абыйның уллары Самат КФУ да укый, тагын 10 яшьлек төпчек кызлары Сәйдә үсеп килә.
«Ул кеше дә кызганыч, ул үзе дә тере мәет кебектер»
Йөк машинасын йөртүче хәзерге вакытта тоткарланган. Ана күңеле сыгылып сыкранса да, гаеплене каргамый. Үз хәсрәтен генә уйламый Ләйсән апа, кеше хәленә дә керә белә.
Аңа да каты бәреләсебез килми. Ул кеше дә кызганыч, ул үзе дә тере мәет кебектер. Аллаһ сакласын, балалары исән калса да, аның ата-анасы да безнең кебек халәттәдер, дип уйлыйм. Алар, без балаларны җирләгәч, икенче көнне Казаннан судтан кайтышлый безнең хәлне белергә килгән булганнар, тик без өйдә түгел идек. Балаларыбызның гомерләре кыска булгандыр, язмыш, дибез инде. Әле исән кебекләр, кайтыр кебекләр бит һаман... Беркемгә дә язмасын андый хәсрәтләр күрергә, – дигән теләктә калды ана.
«Уңган-булган, бик акыллы гаиләдән чыккан егет иде Фирдүсебез»
Кияве Фирдүсне дә бик җылы сүзләр белән искә алды ул.
Киявебез бик яхшы кеше иде. Кызыбыз өчен үлеп тора иде. Бер-берсеннән башка тора алмыйлар, бер-берсенең күзенә генә карап тора иделәр. Бергә киләләр, бергә китәләр. Бик уңган, бер урында гына басып тора алмый, очып кына йөри торган, уңган-булган, бик акыллы гаиләдән чыккан егет иде Фирдүсебез. Бервакытта караңгы чырай белән йөрмәде. Бик ачык иде. Гел елмаеп каршы ала, елмаеп килеп керә иде. Көләч йөзе күз алдында тора. Кода-кодагыйлар да шундый әйбәтләр.
Кеше күзләре дә тидеме икән әллә, дип уйлыйбыз инде. Икесе бертөрле, игезәкләр төсле иде алар. Очраган бер, килгән бер кеше «күзләр генә тиде» дип елады, – ди Ләйсән апа.
Фирдүс белән Резеданы кияү ягы – Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында икесен бергә җирләгәннәр. Ләйсән апа үзе дә тумышы белән шул авылдан икән. Аның сүзләренчә, Резеданың карынындагы сабыеның да малай икәне билгеле. Баланы да үзләре белән янәшә җирләячәкләрен әйтте.
«Һәрвакыт үз дигәненә ирешә иде»
Каратуннан Раилә – Резеданың якын дусты. Ул – Фирдүс белән Резеданың көчле мәхәббәте шаһиты.
Фирдүс Казанда Игенчеләр сарае алдында өйләнешергә тәкъдим ясады, алдан 51 розага заказ биргән иде. Без ирем белән барып алдык чәчәкләрне.
Резеда бик күп кеше белән дус булып, аралашып яшәде. Беркайчан моңаеп утырган чагын белмим, гел елмаеп йөри иде ул. Ауга йөри иде, укып, мылтык та алды үзенә. Куркып тормыйча, йорт төзи башлады. Һәрвакыт үз дигәненә ирешә иде. Бик тәмле итеп шашлык кыздыра белә иде, – дип искә алды.
«80-90 яшендә дә кеше тормыш турында аның кебек үк уйлап өлгерә алмас...»
Марат абыйның бертуган апасы Люция апа да Резеданың булдыклылыгына соклануын сөйләде.
Безнең балалар белән уйнап үсте ул. Кечкенә чакта бәйрәмнәргә Казанга бергә алып бара идек балаларны. Бик кызыксынучан иде Резеда.
Безнең балалар өйләнешкәндә, 10 яше дә тулмаган булган бит әле аның. Безгә булышып йөргәнен күршеләр дә сөйли. Резеда шул чакта чаба-чаба бәрәңге әрчеп, салатлар ясашып, савыт-сабалар юып йөрде, диләр. Үзем дә уйлап куям: 80-90 яшендә дә кеше тормыш турында аның кебек үк уйлап өлгерә алмас, дим. Әтисе, әнисе аның кулында иде. Дәү әнисен, дәү әтисен кайгыртып торды.
Әниләр бәйрәме, 8 март, туган көн дисеңме – безгә дә чәчәкләр, бүләкләр белән килеп керә иде, шаклар катарсың. Быел Яңа елда авып китәм дип торам: минем 6 оныкка 6 бүләк күтәреп кергән, исем китте. Аларга барасым булса, «дәү апай, әйдә, үзем килеп алам» дип, килеп ала иде. Искитмәле кыз иде ул. Хәзер аны югалткач, бик кыен булды. Урыннары җәннәттә булсын, рухлары шат булсын! Безгә хәзер дога укып торырга гына инде... – дип көрсенеп әйтеп куйды Люция апа.
«Интертат» газетасы редакциясе коллективы да Резеда белән Фирдүснең әти-әниләре, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Иңнәренә төшкән шушы тирән хәсрәтне кичерергә Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Фирдүс белән Резеданың урыннары оҗмахта булсын! Бу язма аларның якты руына дога булып барып ирешсен!