ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025

Пенсия күләмен ничек арттырып була?

0

Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясе күләме 2 төп факторга: хезмәт стажына һәм пенсия системасына кертемнәр ясалган рәсми хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле, дип яза «Татар-информ». Пенсия түләүләрен законлы рәвештә арттыру ысуллары бар.

Рәсми эшкә урнашу

Картлык буенча иминият пенсиясе 2 компоненттан: төп өлештән һәм иминият түләүләреннән төзелә. 2025 елда билгеләнгән төп түләү күләме 8907 сум 70 тиен тәшкил итә. Иминият өлеше индивидуаль исәпләнә: 2002 елның 1 гыйнварына кадәрге эш стажы һәм уртача хезмәт хакы, шулай ук бу датадан соң түләнгән иминият кертемнәре суммасы исәпкә алына.

Иминият пенсиясен алу өчен, 15 ел иминият стажы һәм эшнең яисә башка эшчәнлекнең һәр елы өчен исәпләнә торган 30 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) җыярга кирәк. Хезмәт хакы никадәр югары булса, кешенең индивидуаль пенсия коэффициенты шулкадәр күбрәк булачак. Шуны истә тотарга кирәк: пенсия баллары рәсми хезмәт хакыннан гына исәпләнә.

Җитмәгән стажны һәм балларны җыю

Иминият стажы яки пенсиягә чыгу өчен баллары җитмәүчеләр аларны сатып алырга мөмкин. Мондый опцияне пенсия яшенә җиткән гражданнар куллана ала.

Тагын бер ысул – кирәкле стаж һәм өстәмә баллар туплау өчен эшләүне дәвам итү. Шулай ук социаль пенсияне рәсмиләштерүне дә көтәргә була, әмма аны 5 елга соңрак билгелиләр, һәм түләүләр иминият пенсиясеннән түбәнрәк булачак.

Пенсиягә соңрак чыгу

Пенсиягә чыгуны берничә елга кичектереп, түләүләр күләмен шактый арттырырга мөмкин. Югары коэффициент исәбенә пенсия югарырак булачак.

Әйтик, пенсиягә чыгуны 10 елга кичектергәндә, билгеләнгән түләү күләме 2 тапкырга артырга мөмкин. Хәтта 5 елга артыграк эшләү дә пенсиягә сизелерлек өстәмә бирәчәк. Моннан тыш, әлеге чорда өстәмә пенсия баллары да эшләп була.

Пенсияне яңадан исәпләү

Әгәр кеше үзенең пенсиясе бераз киметелгән дип саный икән, түләүләрнең дөреслеген тикшертү мөмкинлеге бар. Моны пенсия билгеләү турында белешмә алып эшләргә була, анда стаж, пенсия баллары саны һәм түләүләр башкарылган чорлар күрсәтелгән. Бу документны Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, социаль фонд клиент хезмәтләрендә яки Күпфункцияле үзәк аша соратып алырга мөмкин.