Мәдәният министры Печән базарындагы «бөке»не бетерү өчен киңәш бирүчегә бүләк әзерләгән
Узган шимбә көнне Камал театрының яңа бинасында «Язгы Печән базары» ярминкәсе булды. Әлеге тамаша көтелмәгәнрәк килеп чыкты: халык артык күп җыелу сәбәпле, этеш-төртеш барлыкка килде һәм оештыручыларга карата күпсанлы кисәтү-шелтәләр белдерелде.
«Интертат» хәбәрчесе Зөлфия Шәвәлиева дә бәйрәмдә булды. «26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында яңа Камал театры бинасы эчендә беренче тапкыр «Язгы Печән базары» узды. Моңа кадәр озак еллар ачык һавада оештырылып килгән маркет быел яңа Камал театры бинасы эченә керде – сату рәтләре бинаның керә торган җиреннән алып фойега хәтле тезелеп киткән иде. Рәтләр бинага кергән җирдән үк урнаштырылганга, кергәндә, зур бөкеләр барлыкка килде, халык күп булу сәбәпле, этеш-төртешләр башланды, театр уртасына эләгү өчен берничә минут кысылып барырга кирәк иде», – дип тасвирлады ул күргәннәрен.
Мәдәният министрыннан приз – театрга 2 билет
Халыктан шелтәләр социаль челтәрләрдә таралгач, озак та үтмичә, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова телеграм-каналында мөрәҗәгать белән чыкты.
«Кадерле дуслар! Камал театрында чаралар уздырганда трафикны яхшырту өчен тәкъдимнәр көтәбез. Иминлек булуы һәм чиратлар булмау кирәк. Тәҗрибә уртаклашыгыз. Иң яхшы тәкъдим өчен – приз: театрга 2 билет», – дип язды Ирада Әюпова.
Әлеге постта шактый комментарий җыелган. Алар арасында төрле тәкъдимнәр бар. Анда кешеләргә электрон хәбәрләр җибәрү, төркемнәрне бүлү, волонтерлар җәлеп итү һәм башка киңәшләр яздылар.
Бүген исә мәдәният министры тәкъдим-кисәтүләрне ачык итеп әйтергә әзер булган кешеләргә рәхмәт белдерә.
«Безнең өчен бу мөһим. Сезнең һәр шелтәгез – безнең өчен кире элемтә һәм гаҗәеп кыйммәтле мәгълүмат. Безнең өчен бу бик әһәмиятле. Мондый объектны эшләтеп җибәрү – гади эш түгел. Бергә бу эшне башкарып чыга алырбыз дип ышанам», – дип яза мәдәният министры.
«Печән базары»нда «таптап үтерә яздылар»
Мәдәният министры Ирада Әюпова үзенә иң ошаган җавапны да билгеләп куйган. Аны баласы белән бәйрәмгә килгән Зөлфия исемле тамашачы тәкъдим иткән. «Бүген 7 яшьлек кызым белән килдем. Таптап үтерә яздылар», – дип яза бу ханым.
Зөлфия ханым онлайн теркәлгәндә музейлардагы кебек вакыт билгеләүне кертергә, сәүдә киоскларын бинаның киңрәк урынына куярга, ике якка таба хәрәкәт өчен урын калдырырга, сатыла торган продукция сурәтләнгән мини фотолар куеп, халыкка кая барасын аңлатырга, интерактив кушымта ясарга, балалар өчен урындыклар урнаштырырга тәкъдим итә. Шулай ук татарча музыка да кирәк дип саный. «Чара татар теленә багышланган булу сәбәпле, фонда салмак кына татарча музыка куярга була», – дип яза ул.
«Балаларны кечкенәдән татар мәдәнияте белән таныштырырга телибез. Ләкин балалар тиз арый. Алар өчен аерым тамашалар ясарга, арыганда утырып торырга урыннар билгеләргә була», – ди Зөлфия ханым.
«Мәхәббәт берләштерсен!»
Ирада Әюпова «толпа» төшенчәсе белән таныш булуын да яза.
«Биографиям һәм эшем белән бәйле булганга, миңа халык күп җыелган урында еш булырга туры килә. Төркем төрле була. Кешеләрне мәхәббәт берләштерсен – шунысы мөһим. Туган илгә мәхәббәт, Аллаһка мәхәббәт, үз халкыңа мәхәббәт, мәдәнияткә мәхәббәт. Кешеләрне төркемгә нәфрәт берләштерү куркыныч. Тормышта безне мәхәббәт һәм шатлыклы сәбәпләр берләштерсен. Бәхет һәм мәхәббәт телим», – дип яза Ирада Әюпова.
Мәдәният министры яңа тәкъдимнәр көтеп калуын белдерә.
Оештыручылар гафу үтенә: «Мондый зур кызыксынуга әзер түгел идек»
«Печән базары» чарасын төп оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы кичә социаль челтәрләрендә әлеге хәлгә аңлатма бирде, алар «сәүдә нокталарының урнашу урынын без сайламадык», ди.
«Хөрмәтле «Язгы Печән базары» дизайн-маркетына килүчеләр! Кичәге маркет безнең өчен чараны Камал театрының яңа бинасында уздыруның беренче тәҗрибәсе булды. Без вакыйга тирәсендә мондый ажиотажга һәм театрның яңа бинасына мондый зур кызыксынуга әзер түгел идек, моны кабул итәбез.
Сәүдә нокталарын урнаштыру урынын без сайламадык. Без үзебез дә катнашучыларны киң холлга урнаштырырга теләр идек, әмма көннең беренче яртысында анда оештыручылар тарафыннан театр үзәгендә оештырылган активлыклар күп булды.
Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кичәге чара – җәй көне Иске Татар бистәсендә уза торган классик «Печән базары» фестивале түгел. Бу – «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты кысаларындагы дизайн-маркет иде! Августта сез урамда узачак чын татар дизайны бәйрәменә чума аласыз. Безнең өчен бу – зур тәҗрибә булды. Кызганыч, барысы да без планлаштырылганча бармады. Кичә безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Хөрмәт белән, «Печән базары» фестивале командасы!» – ди оештыручылар.
Тамашачы: «Бушка экскурсия булды. Халыкны шатландырдыгыз»
«Интертат» укучылары да уй-фикерләрне белдерә. «Халык базар карарга кермәде ич анда. Барысының да яңа театрны күреп чыгасы килде. Ярый әле базар театр эчендә оештырылган. Югыйсә театр залларындагы спектакльләргә билетлары булганнарга гына эләгәчәк иде анда керү бәхете. Ә болай бушка экскурсия булды. Халыкны шатландырдыгыз. Ә базардагы бәяләр бик тә югары иде», дип яза алар комментарийларда.
Шулай ук «Интертат» хәбәрчесе Фирүзә Гыйниятова «Печән базары»на килүчеләр белән аралашты. Кадрларны сылтама аша кереп карый аласыз.
Хәбәрчебез Айнур Җамалетдинов бәйрәмнән видеорепортаж әзерләде. Без «Печән базары» ярминкәсендә булдык, татар җанлы эшмәкәрләр тәкъдим иткән товарлар белән таныштык. Шулай ук Камал театрының сәхнә арты белән таныштык һәм Әлфия Афзалова спектаклендәге минивэн эченә утырып карадык», – дип яза ул. Репортажны сылтама аша карый аласыз.