Башкортстан артистлары Фидан Гафаров турында: «Андыйлар 100 елга бер туа»
Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсенә Фидан ага Гафаров белән төшкән видеолар куйды.
«Фидан Сафич Гафаров! Фидан абый, ничек шулай инде… Бик зур югалту. Авыр, якын кеше китте. Ул үзе белән бер дәверне, изгелек дәверен, безнең совет балачагын алып китте. Бөек, легендар, искитмәле юмор хисе булган кеше. Андыйлар 100 елга бер туа. Фидан абый, тыныч йокла», – дип яза җырчы.
Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә туганы – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан ага Гафаров белән горурлануын белдергән.
«Абыем, урының оҗмахта булсын! Син миңа һәрвакыт үрнәк булдың, әнкәем ягыннан туган булуың мине тагы да синең белән горурланырга өнди. Син – бөек артист!» – дип язган ул туганы турында һәм бергә гапләшеп утырган мизгелләрне искә алып, видео куйган.
Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова да Фидан ага Гафаров белән бергә җырлаган видеосын социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
«Фидан абый! Йөрәгем елый, шулкадәр кыен. Хуш! Син мәңге безнең йөрәкләрдә», – дип яза ул.