Рөстәм Нургалиевич, премьерага килегез! Безгә дә килегез! Безгә дә! Һәм безгә дә!
Сүз башы. Җыелыш Камал театрында сәгать 12дә билгеләнгән иде. Әлбәттә, алданрак киләбез, ярый ла, зыялыларның урыннары язып билгеләнгән, ә журналист уңайлы урынны үзе табарга тиеш ләбаса. Очрашу урыны – 3нче катта. Камал театрының яңа бинасының иксез-чиксез фойесы буйлап лифтка таба киттем. Юлда Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулла очрады – бергә киттек. Әлмәт театры артисты Айрат Мифтахов очрады – аны да алып бөтенебез бергә киттек. Туфан алдан бара – режисер бит – юл күрсәтүче. Әмма тупикка килеп төртелдек – лифтка керә торган юл ябык иде. Кирегә борылдык һәм артист артыннан киттек – Айрат Мифтахов баскычка таба алып бара башлады, әмма тагын төртелеп калдык, баскыч анда булып чыкмады. Инде бөтенләй аптыраш. Ул арада Айратыбыз юкка чыкты. Аптырашып торганда адашкан юлчылар каршына минкульт түрәсе Алина Гюрелли килеп чыкты һәм бөтенебезгә юл күрсәтеп кабат теге лифтка таба алып китте. Ә ул һаман ябык... ябыгын ябык та Айрат Мифтахов ничектер үткән – артистларча! Шулай да, адашкан режиссер, журналист, һәм «Алтын битлек» лауреатын түрә ханым шактый йөрткәч, ниһаять, туры юлга чыгарып, тиешле урынга илтеп җиткерде.
Кунаклар өчен затлы чәй өстәле ясалган. Театр билеты рәвешендә «фирменный» пирожныйлар тора.
«Елга бер мәртәбә шулай күрешергә насыйп була. Бик игътибар белән сезнең фикерләрегезне тыңлыйбыз», дип сүз башлады Рөстәм Нургалиевич. Утырышның модераторы буларак, мәдәният министры Ирада Әюпова беренче сүзне «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батуллага бирде.
Туфан Имаметдинов Әлмәттә ГИТИС резиденциясе һәм Татарстан «Авиньоны» булдырмакчы
Нурбәк Батулла: «Мин монда «Әлиф» иҗат төркеме вәкиле буларак килдем. Туфан белән без оештырган иҗат төркеме спектакльләр, лекцияләр, очрашулар уздырып, зуррак проектларга да үсеп җитте – «Татнефть» инициативасы буенча театраль проект башлап җибәрдек. Проект «Аркадаш» дип атала, ягъни, аркага арка терәп эшләүчеләр. Ул ике фестивальдән тора. Аның берсен – «Караш» яшь режиссерлар фестивален мартта уздырдык. Безнең Татарстан өчен ГИТИСта максатчан укучы студентларыбыз – булачак режиссерларыбыз бар. «Татнефть» финанслары белән аларга спектакльләр чыгарырга мөмкинлек тудырдык. Спектакльләр региональ темага – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә якларына багышланган иде. Шунда барып, тарихын өйрәнеп, шул тарихка нигезләнеп эшләгәч, антропологик театр фестивале дия алабыз. Бакый агы Урманченың варисы була алырлык бик сәләтле сынчыбыз Әлфиз Сабиров өч көн дәвамында Тулпар ат сыны ясады – тамашачы аның эшен күзәтә ала иде.
Хәзер инде көз көне икенче фестивальгә әзерләнәбез – анысы үзебез ясаган эшләрдән торачак. Туфан Имаметдинов белән Эльмир Низамов Бакый ага Урманчега багышланган хор операсы ясыйлар, мин пластик спектакль ясыйм, Нуриевлар пластик спектакль ясыйлар, Йолдыз Миңнуллина телгә нигезләнгән спектакль ясый.
Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов: «Караш» фестивале яшь режиссерлар белән узгач, без ГИТИСка шундый тәкъдим белән чыктык: бәлки, ГИТИС ректоры Заславский белән бергә Әлмәттә ГИТИСның резиденциясен ачарбыз – шундый теләк туды. Бу хакта «Татнефть»нең генераль директоры Наил Өлфәт улына да хат яздык. Заславский Әлмәткә килергә җыена – алдагы ике ай эчендә без ул очрашуны оештырабыз. Бәлки, шундый мәйданчык барлыкка килер. Республикадан җиде режиссер ГИТИСта максатчан укый, тагын өчне әзерлибез. Без децентрализация дигән әйберне кирәкле дип табабыз. Бу шуңа бер адым булачак дип уйлыйбыз. Эш бара...
Ирада Әюпова: Франциядә Авиньон шәһәре бар. Анда дөньядагы иң зур театраль фестиваль уза. Ә ул башкала түгел, зур булмаган шәһәр. Без дә кечкенә шәһәрләрдә дә шундый фестивальләр булырга мөмкин дип уйлыйбыз.
Рөстәм Миңнеханов: Без хуплыйбыз. Безнең тарафтан нинди булышлык кирәк?
Туфан Имаметдинов: Хәзерге вакытта кирәкми.
Рөстәм Миңнеханов: Сезнең хатларын Наил Өлфәтович игътибар белән укысын! Миңа да Әлмәттә булганда спектакльгә килегез дип язганнар иде... Әлмәт театраль шәһәр – кайсына барырга да белмәссең.
Нәтиҗә: Димәк, Татарстанда ГИТИС резиденциясен булдыру хыялы бар, икенчедән, Әлмәтне театр фестивале шәһәре итү хыялы бар. Болар «Татнефть» ярдәме белән оештырылырга мөмкин эшләр.
Республика театрлары премьераларын Казанда күрсәтәсе иде
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Безнең Әлмәт театры - билгеле театр. Йөзләп фестивальдә булдык. Кече шәһәр театрлары фестивале бар. Без анда унынчы мәртәбә катнашачакбыз, биш тапкыр гран-при алдык. Кайда гына барсак та Әлмәтебезне театр аша да беләләр. Горурлык хисе! Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә: Бер горурлык хисе яна миндә...
Ркаил Зәйдулла: ...Эчтән бәреп яна битләрдә.
Фәридә Исмәгыйлева: «...Сөйләр идем аны дөньядагы барлык-барлык парламентларда», дигән Сибгат Хәким сүзләре искә төшә. Мактануым түгел, горурланырга без хаклы. Бүген бәйрәм. Бүген минем рәхмәт әйтәсем килә. Безнең театрга Ирада Хафизҗановна инициативасы белән баш режиссер итеп Сәрдәр Тагировский билгеләнде. Ул Казанда туып 6 яшенә кадәр биредә үскән, Венгриядә яшәүче милләттәшебез, күренекле режиссер. Бу инициативаны хуплавыгыз өчен сезгә бик рәхмәтле. Сәрдәр бездә «Йорт» дигән иммерсив спектакль куйды. Без аны үз бинабыз тарихларын җыеп, Равил Сабыр пьеса язып эшләдек. Хәзер ул спектакльгә тирә-күрше районнардан, хәтта Казаннан да килә башладылар. Без сезне шунда чакырмакчы идек. Мөмкинлегегез булса...
Рөстәм Миңнеханов: Бәлки, Әлмәткә баргач, җыелышлардан соң кереп чыгарбыз.
Ркаил Зәйдулла: Ул атлап йөреп карый торган спектакль...
Рөстәм Миңнеханов: Без йөрергә риза.
Фәридә Исмәгыйлева: Тагын бер генә тәкъдимем. Бу хакта театрлар белән дә сөйләшәбез, Илгиз Газинуровичның да бер интервьюда әйткәне булды. Республика театрларында чыгып торган спектакльләрнең премьераларын Казанга алып килеп күрсәтәсе иде.
Ирада Әюпова: Без бер елны бу эшне оештырдык. Алга таба да...
Республика театрларының премьераларын Казанда күрсәтү җайга салынса начар булмас иде.
Татар режиссурасы белән башлаган «Һөнәр» татар дөньясында кала, чөнки...
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: Мин «Һөнәр» фестивале турында әйтмәкче булам. 2009 елдан башлап ул башта 10 ел Камал театрында, хәзер Кариев театрында матур итеп яшь режиссура фестивале уза. Безнең бөтен яшь һәм хәзер инде яшь булмаган режиссерлар да шушы фестиваль аша узды. 16 ел эчендә концепциясе үзгәрә барды һәм без Илнур Гайниев белән яңа концепциясен төзедек. Хәзер аңа өстәм чыгымнар кирәк булачак. Без беренче чиратта белем бирү программасын ныгытырга тырышабыз. Бу бик кирәкле чара...
Рөстәм Миңнеханов: Нәрсә эшләргә кирәк? Финанс ягы икән – безнең Телләр комиссиясе бар. Утырып сөйләшерсез. Булышырбыз. Без бит Комиссия эшли башлагач, нинди үзгәрешләр булуын күрәбез. Балалар белән эш барганын да күрәбез. Балалар – безнең киләчәк. Яшьләргә яшьләрчә дә кирәк. Миңнеханов белән Әхмәтовка охшаган әйбер балаларга охшамаска мөмкин. Яшьләр күзлегеннән карарга кирәк.
Нәтиҗә: «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә финанс чыганаклары ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе күзлегеннән билгеләнүе фестивальне татар дөньясына якынайта, татар мәнфәгатьләрен беренче урынга куя.
«Апуш»ка бина кирәк
«Апуш»ның нәниләр студиясе җитәкчесе, режиссер, актриса Гүзәл Сибгатуллина: Мин республика ярдәме белән ГИТИС тәмамладым һәм республикама бик рәхмәтлемен. «Апуш» нәниләр студиясе җитәкчесе буларак...
Рөстәм Миңнеханов: Әйе, безгә балалар кирәк. Аларны җыярга кирәк. Бу эшен дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк.
Гүзәл Сибгатуллина: Бу күркәм бинада без спектакль чыгардык. Без 4-7 яшьлек балалар белән Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча премьера чыгардык. Ул бик уңышлы үтте. Без сезне премьерага чакырабыз, Рөстәм Нургалиевич! Сез килсәгез, балалар бик бәхетле булыр иде.
Рөстәм Миңнеханов: Бер җаен табарбыз.
ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Марат Әхмәтов: Казанда «Апуш»ның 6 филиалы эшли. Безнең ярты миллион халык яши торган Чаллы бар. Чаллыда да бәлки башка исем белән шундый тетар оештырсак, ничек булыр?
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш»ның «әнисе» Гүзәл Сәгыйтова: Без моңа бик яхшы карыйбыз.
Рөстәм Миңнеханов: Син нишләп читтә торасың? Утыр әле якынрак. Аның өлеше зур бит монда.
Гүзәл Сәгыйтова: Эшне бәяләгәнегез өчен рәхмәт! 6 студия эшли, көчебез тупланды һәм бүлешәсебез килә. «Театральное Приволжье»да һаман беренче урын алу уңайсыз була башлады.
Рөстәм Миңнеханов: Беренче урын алу беркайчан да уңайсыз булмый. Аның ояты юк. Эшне киңәйтергә кирәк!
Гүзәл Сәгыйтова: Без эшне шуннан башламакчы идек – Әтнәдә 150 балага лагерь бар. Мөмкинлек булса, шунда Казан арты балалары белән башлар идек. Ярдәм итсәгез...
Рөстәм Миңнеханов: Ярдәм итәрбез. Комиссия аша мөмкин. Хуплыйбыз. Матур итеп эшләргә! Балалар белән эшләү иң нәтиҗәле юл булырга мөмкин.
Гүзәл Сибгатуллина: Безнең балалар 27 нче гимназиядә шөгыльләнә. Безне кертәләр – гимназиягә рәхмәт! Ләкин «Апуш»ларга бина кирәк. Белмим, кайчан булыр, ләкин булса, бик әйбәт булыр иде.
Гүзәл Сәгыйтова: Без өлкәнрәкләргә урыннар таптык, нәниләр бик җаваплы бит.
Рөстәм Миңнеханов: Табарбыз.
Фәрит Бикчәнтәев: Актерлар йортына кертеп булмыймы соң аларны?
Рөстәм Миңнеханов: Карыйк юлларын.
Нәтиҗә: «Апуш» яшәячәк һәм үсәчәк
Галиәсгар Камалның юбилеен үткәрик һәм һәйкәлен куйыйк
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: Бина әйбәт кенә эшләп китте, безнең бер буш урын да юк. Чаралар уздырыла. Спектакльләребез дә күчә башлады. Премьералар чыгарабыз, яшь режиссерлар да премьералар чыгарды. Борчылырга урын юк.
Биредә ГИТИС турында сүз чыкты. Быел ГИТИС белән Татарстан Республикасы ниһаять беренче мәртәбә актерлык-режиссерлык курсы ачып җибәрәбез. Бу зур вакыйга. Уку очный-заочный бу бинада барачак, елына ике мәртәбә сессиягә Мәскәүгә барачаклар. Консультацияләр башланды. Бер проблема бар – җыюын җыябыз, ә аларны армиягә алачаклар. Безнең тәкъдим бар: ничектер альтернатив хезмәт итеп булмасмы?
Рөстәм Миңнеханов: Уйлашырбыз.
Фәрит Бикчәнтәев: 2028 елда Камалның тууына 150 ел – юбилей. Каюм Насыйри юбилее шәп узган кебек Галиәсгар Камал юбилеен да Россия күләмендә уздырырга иде бит. Әсәрләрен яңадан бастырырга иде.
Рөстәм Миңнеханов: Галиәсгар Камал юбилеен әзерләнеп әйбәт итеп уздырырга кирәк. Алдан ук бу эшне башларга, Республика оештыру комитеты төзергә кирәк.
Камал театры директоры, ТР Дәүләт советы депутаты Илгиз Зәйниев: Галиәсгар Камалның һәйкәле дә булсын иде ул.
Рөстәм Миңнеханов: Тәкъдимнәрегезне җыегыз. Урын карарбыз. Бу тирәдә урын булмасмы?
Гүзәл Сәгыйтова: Камал театрының яңа бинасы янында булса...
Рөстәм Миңнеханов: Галиәсгар Камалга һәйкәл урыны гына табарга була.
Нәтиҗә: Татар шәхесенә һәйкәл – әйбәт әйбер инде ул. Булсын! Ә ГИТИСта татар артисты өчен 10 бюджет урыны – чыннан да, зур казаныш. Фәрит Рәфкатович ул балаларны таркатмыйча укытып чыгару турында борчыла.
Чаллыда һәйкәл кирәк. Аяз Гыйләҗевка
Чаллы татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: 2020 елда сезнең ярдәмегез белән Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага ия булды. Чаллыдан чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Корабны ничек атасаң, шулай йөзеп китә диләр. Аллага шөкер, театр шушы биш ел эчендә уңышларга иреште, репертуар баеды. Яңа гына татар казаклары турында спектакль чыгардык. Бу танылмаган тема, шулай да ул бүгенге көндә актуаль әсәр.
2028 елда Аяз Гыйләҗевның 100 еллыгы булачак. Ирада Хафизҗановна белән бу юбилей буенча планыбыз бар. Чаллыны бизәү өчен 2028 елда Аяз Гыйләҗевка театр алдында һәйкәл куйсак, бу киләчәк буыннарга бүләк булыр иде.
Рөстәм Миңнеханов: Эшне башларга кирәк. Театрның урыны уңайлымы?
Олег Кинҗәгулов: Әйе. Киләсе елга Мәскәү проспектын ачсалар бөтеләй идеаль булачак.
Залдан Олегка: «Театрга чакыр», дип киңәш бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов: Әле Бикчәнтәевка да барып җитеп булмый. Мин чакырусыз да барып керә алам. Тагын фикерләрегез булса әйтегез, без сезне тыңламыйча үзебез генә хәл итсәк, дөрес булмый.
Нәтиҗә: Чаллыда татар шәхесенә һәйкәл кую турында сүз башлану – бик яхшы. Театрг уңышлар гына телик.
Бәби театры фестивале булачак. Театрга ремонт кирәк, бик кирәк!
Минзәлә театры режиссеры Булат Бәдриев: Биредә балалар темасы күтәрелде. Безнең театр Беби-театрлар фестивале үткәрә. Мүкәйләп кенә йөри торган балалар өчен куелган спектакльләр фестивале. Киләчәктә дә аны үткәрергә ярдәм булса, яхшы булыр.
Рөстәм Миңнеханов: Безнең комиссия аша төрле чыганаклар таба алабыз. ярдәм итәрбез.
Булат Бәдриев: Бу әле кереш сүз генә иде... Ул фестиваль өчен бинабызга ремонт та кирәк. Тагын...
Рөстәм Миңнеханов: Аның сметаларын карап бетерербез. Һәммәгезгә дә рәхмәт! Үзегезне саклагыз! Республикабызга, халкыбызга хезмәтегез өчен зур рәхмәт.
- Әйтеп бетермәдең ахрысы дип сорадым соңыннан Булаттан. «Спектакльгә чакырмакчы идем», диде ул.
Нәтиҗә: Минзәлә театрының бинасына ремонт булачак, әлбәттә. «Ләкләк» бәби-театр фестиваленә финанс чыганаклары Телләр комиссиясе аша була икән, ул да татар телен һәм башка милли телләрне саклау проблемасын беренче урынга куеп эшләргә тиеш була. Афәрин!
Әлбәттә, театр темасына бөтен проблемалар да бер сәгатьтә сөйләшенеп бетә алмады. Ә шулай да, миңа калса, шактый кызыклы һәм нәтиҗәле сөйләшү булды.