ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

«Сез өйләнгәнме?»: Ильмира Нәгыймова чәчәк бәйләме бүләк иткән егеткә бәйләнгән

0

Татар эстрадасының гүзәл җырчысы Ильмира Нәгыймованың Стәрлетамактагы концерты вакытында сәхнәгә, купшы чәчәк бәйләме тотып, бер егет менгән.

Әмма егет бер сүз дә дәшмәгәч, җырчы аңа «бәйләнеп» карый. «Күзләрең матур», – дип тә карый. Егет исә дәшми генә телефонын чыгарып фотога төшә. Шул вакытта җырчы: «Сез өйләнгәнме, әйтмәдегез», – дип сорый. Егет кабат берни дәшми, тагын бер фото ясый.

«Аңламады бугай. Ярар, рәхмәт», – дип егетне озатып кала җырчы.

Аннары, тамашачылары белән саубуллашканда: «Миңа яхшы ир очрасын. Амин!» дип әйтегез», – ди җырчы, Башкортстан тамашачысына мөрәҗәгать итеп. Тамашачылар аны хуплап алкышларга күмә.

Насыйп булсын!