Миллиардлар бүленгән: Алсу элеккеге ире белән тынычлык килешүе төзегән
Җырчы Алсу һәм аның элеккеге ире бизнесмен Ян Абрамов Мәскәүнең Савелов судында тынычлык килешүе төзеде. Бу хакта «Mash» Телеграм-каналы хәбәр итә.
Шул рәвешле, 1 елга якын дәвам иткән гаилә милкен бүлү буенча суд процессы тәмамланды.
Моңа кадәр адвокат Александр Добровинский әйткәнчә, элеккеге ир белән хатын 10 миллиард сумнан артык милекне бүлешәләр. Башта Алсу 2,5 миллиард сум компенсациядән һәм үзара килешүдән баш тарткан иде.
Җырчы һәм бизнесменның аерылышуы турында 2024 елның 27 маенда билгеле булды. Алар 18 ел гаилә булып яшәде. Алсу белән Абрамовның 3 баласы – Сафина, Микелла һәм Рафаэль бар. Массакүләм мәгълүмат чаралары ир белән хатынның аерылышуына Абрамовның хыянәте сәбәп булганын белдерде.