ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

27-28 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

0

27 апрельдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төньяктан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +4..+9˚, көньяк-көнчыгыш районнарда +13˚ градус.

28 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Бераз җепшек кар явачак, төнлә – урыны белән. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 8-12 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, урыны белән 0..-2˚ градус салкын, көндез +3..+8˚ градус.

Яңа ай.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләргә бәйле эшләр башкарырга ярамый. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга, түтәлләр әзерләргә була.