ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Тукай премиясе лауреатлары – 2025: кемнәр лаек булды

0

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указны имзалады.

Лауреатлар булып 3 мәдәният эшлеклесе һәм авторлык коллективы танылды.

  • Шагыйрь Рәниф Шәриповка «Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен
  • Драматург Мансур Гыйләҗевка – «Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һәм башка пьесаларны үз эченә алган «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен
  • Фотограф һәм фотожурналист Рифкать Якуповка – Татарстан фото сәнгатен үстергән һәм иҗатында татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдырган, аның мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен
  • Айрат Кашаев, Александр Полубенцев һәм Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы – «Иакинф» балетын куйган өчен