ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев зур шатлыгы белән уртаклашты

0

Казарма ишелеп ике аяксыз калган, бик күпләрнең мотиваторы, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хыялларындагы йорт төзелешенә керешүләре турында хәбәр итте.

Ул хатыны Индира белән җир кишәрлегендә кызык видео төшергән.

«Без хыялыбыздагы йортны төзи башладык. Ниһаять!» – дип белдерә блогер.

«Йорт өчен мин түлим бит, ә син бие, әмма таба гына күрмә», – ди блогер шатлыктан сикергән көмәнле хатынына. Сүз уңаеннан Нәбиевлар гаиләсе өченче балаларын көтә, алар 2 кыз тәрбияли.