ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары Багги белән идарә иткән 9 яшьлек малайны тоткан

0

Казанның Вознесенск трактында автоинспекторлар «Багги» руле артында балигъ булмаган йөртүчене тотканнар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, транспорт белән 9 яшьлек малай идарә иткән, ә пассажир аның 39 яшьлек әтисе булган.

Әти кешегә карата административ беркетмә төзелгән. Баланы профилактик исәпкә кую мәсьәләсе хәл ителә, Документлар полициянең территориаль бүлегенә тапшырылган.