Арча районында велосипедта барган хатынны бәрдереп үтергәннәр
Арча районында үлем белән тәмамланган юл фаҗигасе булган. Анда велосипедта барган хатынны бәрдереп үтергәннәр. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Ведомство мәгълүматлары буенча, «Газель» йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм автомобиль хәрәкәте барышында юлны кисеп чыгарга теләгән велосипедчы хатынны бәрдергән.
Фаҗиганың нечкәлекләре тикшерелә.