ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

«Аллаһы Тәгалә миңа талант биргән»: Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе иҗатка кайтмакчы

0

Рәфинә Ганиуллинаның татар эстрадасыннан кинәт югалган кече сеңлесе Аиша (Илсөя) социаль челтәрдә сәхифәсен ачкан һәм «Эзләдем» җырын тәкъдим иткән.

«2020 елда, җырлаудан туктарга уйлап, социаль челтәрләрдән киттем. Менә ничә елдан соң иҗатымны яңадан башлыйсым килә, ул миңа бик җитмәде. Аллаһы Тәгалә миңа талант биргән икән, аны бикләп кую дөрес түгел, дип саныйм. 5-6 ел бернинди җыр яздырмадым, бүген үзем иҗат иткән җырны тәкъдим итәм. Җырның сүзләрен Альбина Бәширова бирде. Миңа лайклар, репостлар куйсагыз һәм комментарийлар язсагыз, рәхмәтле булыр идем. Тиздән җыр музыкаль мәйданчыкларга чыгачак», – дип яза ул.

Татар эстрадасында танылган җырчы Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңелләре Гөлсу һәм Аиша (Илсөя) белән аралары да бозылган иде, әле узган ел гына җырчы кызлар дуслашулары турында хәбәр итте.

«Ганиуллиналар – 5 кыз туган, тик соңгы берничә елда аларның икесе апалары белән аралашмый башлады. Рәфинә интервьюларында бу хәлгә борчылуын, кайчан булса да дуслашуларына өметләнүе турында әйтеп килде. Элек Рәфинә, Люция һәм Резедә аралашып яшәгән, ә Гөлсу белән Илсөя (Аиша) икесе аралашкан. Алар аралашмаган вакытта кече сеңелләре әни булып куйган, аның кызы бар», – дип язган идек.