Казанда йөк машинасын йөртүче олы яшьтәге хатынны бәрдереп үтергән
Бүген Казанда Рихард Зорге һәм Даурия урамнары киселешендә йөк машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Казан Дәүләт автоинспекциясе сүзләренчә, 76 яшьлек хатын урында ук үлгән. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре ачыклана.