Рамил Муллин Түбән Кама мэры һәм район башлыгы булудан туктый
Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, муниципалитет җитәкчесе булып 3 ел эшләгәннән соң, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктата. Аның отставкасы өчен районның чираттан тыш сессиясендә Совет депутатлары тавыш бирде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.
«Хөрмәтле депутатлар! Миңа хезмәт эшчәнлегемне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе сыйфатында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Шуңа бәйле рәвештә мин район советларына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гаризалар керттем. Шулай ук район Советына Булатов Роман Фәнил улыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде», – дип белдерде чыгыш ясаучы.
Рамил Муллин Түбән Кама районын 2021 елның ноябрендә элеккеге башлыгы Айдар Метшин РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганнан соң җитәкләде. Муллин карьерасындагы бу 3 елны җиңел дип әйтеп булмый.
Юллар һәм җәмәгать транспорты, экология проблемалары, мигрантлар белән бәйле вазгыять шәһәр халкына зур киеренкелек һәм шелтә тудыра, ә ТКХ челтәрләре Татарстанда гомуми фикер алышу предметына әверелде. Узган кышта 700 авария теркәлгән, кешеләр кайнар сусыз калган, ә кайбер йортларда температура 15 градустан артмаган.
Түбән Каманың элеккеге мэры, челтәр хуҗалыгында тәртип урнаштыру өчен кимендә 5 ел һәм күп акча кирәк булачак, дип саный. Башта сүз 5-6 млрд. сум турында барды, аннары фаразланган сан 2 тапкырга югарырак булды, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.
2022 елның февралендә Муллин һәм аның командасы шәһәрнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк юбилеена багышланган «Түбән Кама-60» программасы инициативасы белән чыкты. Мэр республиканың нефть химиясе үзәгеннән Россиянең нефть химиясе тармагы башкаласына кадәр үсү бурычын куйды. Программаны гамәлгә ашыруга 68 млрд сум таләп ителә. Уйланганны аның варисына эшләргә туры киләчәк.
Түбән Камага исә Менделеевск районының элекке башлыгы Радмир Беляев күчә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Радмир Беляевны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләүне тәкъдим итте.